Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Екатерина Елисеева, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, мәктәп музее җитәкчесе: «Дәһшәтле еллар беркайчан да кабатланмасын!»

Бөек Ватан сугышы безнең илдә яшәүчеләр өчен ерак тарихка әйләнсә дә миллионлаган совет кешесенең гомерен өзгән югалту газабы халык хәтерендә мәңге яшәячәк.

Илебездәге һәр гаиләгә диярлек кара кайгы алып килгән дәһшәтле сугыш башлануга июнь аенда 85 ел тула. Җиңүчеләр буынының оныклары оккупацияләнгән территорияләрдә һәлак булган, концлагерьларга җибәрелгән, ачлыктан һәм суыктан һәлак булучылар турындагы ачы хакыйкатьне замандашларына һәм киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлы. Шул максаттан без «Вакытка чикләр юк» музей экспозицияләренең республика фестиваленә кушылдык. Масштаблы проектны тормышка ашыруда Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин исемендәге Олы Подберезье мәктәбе укытучылары, укучылары, туган якны өйрәнү музее активистлары катнашты. Фашист Германиясенең Ленинград камалышын ничек булдыруын, илбасарларның үзләре төзегән концлагерьларда нинди явызлыклар кылуын онытырга хакыбыз юк.

Туган якны өйрәнү музее планы нигезендә тарихи хәтерне саклау буенча максатчан эш алып барыла. Музей җитәкчесе Екатерина Елисеева һәм музей активистлары, укытучылар эзләнү эшчәнлегенә кушылды. Алар оккупацияләнгән территорияләрдә фашистларның җинаятьләрен ачыклаучы документларны өйрәнде. Әлеге материаллар нигезендә музейда «Без хәтерлибез!» дип исемләнгән экспозиция оештырдык. Экскурсия үткәргән сигезенче класс укучылары Матвей Чекмарев, Владимир Суворов, Екатерина Бударина камалышта калган Ленинград халкының фаҗигале көннәре турында видеоэкскурсия ясады. Укытучылар белән берлектә мәктәп коридорында «Кайгы һәм Хәтер» дигән күчмә экспозиция оештырдык. Анда, Бөек Ватан сугышына кагылышлы документларга нигезләнеп, концлагерьлардагы геноцид, фашистларның җинаятьләре турындагы материаллар белән танышырга мөмкин иде. 

Укытучы Наталья Кувшинова Берген-Бельзен концлагере турындагы документлар белән танышкан вакытта бабасы Никита Кувшиновның фашистларның совет әсирләре өстендә медицина тәҗрибәләре үткәргән вакытта үлүе турында мәгълүмат таба. Алар арасында тагын биш якташыбыз була, берсе — минем туганым Степан Карымов. Бу лагерьда барлыгы 70 мең кеше иза чиккән, шунда соңгы сулышын алган, яртысы диярлек — хатын-кызлар. Бу лагерьны юкка гына «тәмуг эчендәге тәмуг» дип атап йөртмәгәннәрдер. Яшерен документлар Донбасс, Кырымда, Ленинградтагы камалыш вакытында ачлыктан, салкыннан, бомбалардан 800 мең кешенең үлеме турында сөйли. Моның шулай булуын дөньядагы иң зур Пискарево зираты раслый. 

Укучылар видеоэкскурсиядә фашистларга батырларча каршы торган «Яшь гвардия» әгъзалары — җәзалап үтерелгән комсомоллар турында сөйләде.
Совет халкының геноцидын искә алу көне Россиядә ел саен 19 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көн Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына каршы кылынган җинаятьләрне, тыныч халыкның геноцидын искә алу өчен билгеләнгән. Бу көн совет халкының сугыш чорындагы зур югалтуларын һәм фаҗигасен онытмаска чакыра. Бу көнне мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында «Йөрәктә хәтер» дигән тематик дәресләр, күргәзмәләр һәм искә алу чаралары үткәрелә. Без неофашизмга­ каршы! Безгә аяз күк йөзе кирәк! Бүгенге көндә махсус хәрби операция геройлары тынычлык өчен көрәшә. 

Екатерина Елисеева, 
Олы Подберезье авыл җирлегенең 
ветераннар советы рәисе, 
мәктәп музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев