Хәбәрләр
«Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек» бәйгесендә катнашучы Кайбыч эшмәкәрләре өчен тавыш бирергә мөмкин
Татарстан Икътисад министрлыгы 2013 елдан бирле «Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек» («Золотая сотня») бәйгесе үткәрә. Республикадагы иң яхшы йөз эшмәкәрне ачыклауның максаты - җәмгыятьтә алар эшчәнлегенең абруен, статусын күтәрү, социаль-икътисади үсеш буенча кече һәм урта эшкуарлык ирешкән казанышларны пропагандалау, кече һәм урта бизнес үсешен стимуллаштыру, бизнес белән хакимият арасындагы үзара хезмәттәшлекне...
Әлеге бәйгедә Кайбыч эшмәкәрләре дә катнаша. 100rt.ru/golos/ сайтына кереп, дүрт эшмәкәр - Сөләйман Гафиятуллин, Надежда Ермолаева, Тимур Яруллин һәм Рәзинә Ибәтуллина өчен тавыш бирергә була. «Алтын йөзлек»тә беренче урыннар да, соңгы урыннар да билгеләнми. Чөнки һәр эшмәкәр үз тармагында нәтиҗәле эш алып барырга омтыла. Әлеге конкурс эшкуарның талантын, аның икътисадка, үз тармагына, эшмәкәрлек үсешенә керткән өлешен бәяли. "Алтын йөзлек" җиңүчеләре - эшмәкәрлек, кече һәм урта бизнес идеяләрен алга сөрүчеләр. "Ел эшмәкәре" исеменә ия булучылар - республика тормышына зур өлеш кертүчеләр. Аларның кайсы төзелешләр алып бара, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев