Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе кайбычлыларга җиңү китерде

Татарстанда ел саен үткәрелүче "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесенең зона туры быел да Яшел Үзән шәһәрендә узды. Анда Иделарьягы районнарыннан килгән гүзәл затларыбыз катнашты.

Әлеге бәйгедә Кайбычның хезмәт алдынгылары, абруйлы ханымнары елның- елына уңышлы чыгыш ясый. Быел "Минем һөнәрем -минем язмышым" номинациясендә Багай фермасында ясалма орлыкландыру технологы булып эшләүче Татарстанның атказанган терлекчесе Людмила Радионова җиңү яулады. "Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесендә Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяковка тиңнәр булмады. Аларның икесе дә бәйгенең республика турына узды. Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы Люция Габидуллина "Хатын-кыз -мәдәният һәм рухият", Кече Мәме мәктәбе укытучысы, Малалла авылында ятим балаларны үз тәрбиясенә алган Елена Федотова "Хатын-кыз- Ана", Ульянково авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова "Өченче буын героинясы" номинация­ләрендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел хатынкызы. Ел ираты: хатынкыз күзлегеннән” бәйгесе кайбычлыарга җиңү китерде