Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ел рекорды. Иске Чәчкаб авылы егете 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавына менде

Быел Иске Чәчкаб авылыннан Дамир Хәйретдинов 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавына менде.

Үзенең дуслары белән бергә ул нәкъ 9 май – Җиңү көнендә Эльбрус тавының иң югары ноктасына күтәрелә һәм үзе белән Кайбыч районы флагын да алып менә. Дамир Хәйретдинов районнан Эльбрус тавына менгән беренче кеше булды. Бу – районыбыз өчен дә зур җиңү, рекорд.
-Сәяхәтебезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, сугышта катнашкан бабаларыбызның якты рухына, безгә Җиңү алып кайткан ветераннарга багышладык. Ялгызың гына биек тауга менү бик куркыныч. Тауга дүрт кеше мендек. Эльбрус тавы буенча гид Михаил, Мәскәү шәһәрендә яшәүче теш табибы Максим, Волгоград шәһәреннән җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчы кыз Рамилә һәм мин. Әлеге сәяхәттә милләтләр дуслыгы ачык күренде.Безнең һәрберебездә 20шәр килограммлы йөк иде. Тауга менгәндә, ул йөкне икегә бүлеп, башта бер өлешен билгеле биеклеккә менгереп куясың, аннан соң икенчесе артыннан аска төшәсең. Бу кадәр йөкне берьюлы алып менеп булмый. Тауга югарырак менгән саен, температура төшә бара. Без юлга кузгалган көнне тау астында 22 градус җылы булса, тау түбәсендә 35 градус салкын иде. Шуңа күрә үзебез белән дүртәр җылы куртка алдык. Өскә менгән саен, куртка өстеннән икенчесен киябез. Менгән саен тын алуы да авырая, кислород җитмәве үзен сиздерә. Тауга ашыгып менәргә ярамый, кислород җитмәүдән кеше аңын югалтырга мөмкин.Тау башына менеп җиткәч, хәлсезлектән бернәрсә дә тоймадым. Шулкадәр арыган идем. Бераз хәл кергәч кенә 5642 метр биеклектән ачылган илаһи матурлыкны, ап-ак дөньяны күрдем. Кайбыч районы флагын куенымнан алып, зур горурлык белән тау башына кадап куйдым. Максатыма ирештем, булдырдым, дигән уй миңа яңа көч өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев