Ел рекорды. Кайбычта җиденче баласын алып кайткан гаилә бар
“Һәр бала үз ризыгы белән туа”,- ди Гыйниятуллинар.
Районыбызның имам мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин һәм Гүзәл ханым гаиләсенә 2020 ел зур куаныч китерде- җиденче балалары туды. Абыйлары Ибраһим, Мөхәммәт, Йосыфка, апалары Җәмилә, Хәбибә һәм Мәрьямга сеңлекәш булып, җиденче кызлары Әминә дөньяга аваз салды. Хәзерге заманда җиде бала алып кайтучылар сирәк. Шуңа да әлеге күркәм вакыйганы ел рекордына керттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев