“Ел укучысы – 2014” бәйгесендә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы җиңү яулады
- Сез безне гаҗәпләндердегез! - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова "Ел укучысы - 2014" бәйгесендә катнашучыларны тәбрикләп. - Бүген районның иң лаеклы укучылары, район, республика олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, активистлар үзара көч сынашты.
Беренче турда катнашкан унөч укучыны бүләкләүдән башланган бәйгенең максаты - талантлы укучыларны барлау, аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудыру, белемнең дәрәҗәсен арттыру. Бәйге ике этапта үтте. Мәктәп һәм муниципаль этап нәтиҗәләре буенча финалга узган җиде укучы иң элек визит карточкасы - үзе, мәктәбе, дуслары, гаиләсе, шөгыльләре белән таныштырды. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диана Александрованың чыгышы үзенчәлекле иде, шуңа да иң күп баллны ул җыйды.
- Районның иң яхшы укучысын ачыклаучы бәйгегә әзерләнүе җиңел булмады, билгеле. Өстәвенә, әзерлек вакыты "Йолдызлык" фестиваленең зона турында катнашу белән бергә туры килде. Шуңа да вакыт азрак булды, төннәр буе әзерләндем. Бәйгедә катнашу миңа үз-үземдә ышаныч уятты. "Авыл-денс" бию төркемендәге дусларыма, остазым - директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахмановага, мине җиңүгә канатландырган газиз әниемә зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде Диана.
Диананың бу бәйгедә җиңү яулавы очраклылык кына түгел. Гел бишле билгеләренә генә укый, олимпиадаларда җиңүләр яулый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Хыялы - киләчәктә тәрҗемәче булу.
Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыгын, зирәклеген ачыклау максатында үткәрелгән "Интеллектуаль марафон"да Язилә Баһавиева (Олы Кайбыч мәктәбе) тирән белемле булуын күрсәтте. "Максатчан кыз", - диләр аның турында дуслары, укытучылары.
- Бу бәйгегә әзерләнү минем өчен мавыктыргыч һәм күңелле булды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә күп яңалыкларга тап булдым. Миңа да дусларым, укытучыларым Гөлия Рәхмәтуллина белән Гөлинә Габдрахманова ярдәм итте, - диде Язилә тәэсирләре белән уртаклашып.
Бәйгедә катнашучыларга "Район мәдәнияте тарихының биш этабы" дигән темага өй эше бирелгән. Аларның чыгышында Кайбычның үткәне дә, бүгенгесе дә ачык чагылды. Чөнки тарих битләрен дә актардылар. Бөек Петр патшалык иткән заманнарда кораблар төзү өчен Кайбыч имәннәрен ташулары, "Кайбыч" боз мәйданчыгы ачылуга бәйле вакыйгалар да чагылыш тапты чыгышларында.
"Ел укучысы - 2014" бәйгесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү өчен дә яхшы форсат булды. Олимпиадаларда барлыгы 597 укучы катнашкан, шуларның 89ы призлы урыннарга чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев