Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона турында катнашкан кайбычлыларның һәркайсы үрнәк алырдай

Бу бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турында катнашучыларны Яшел Үзән шәһәре яңа статуста каршы алды. Ел башында бу шәһәргә илебез Президенты Владимр Путин Указы нигезендә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Мондый исем Бөек Ватан сугышы елларында халыкның Җиңүгә керткән өлеше өчен бирелә. Хәтер — мәңгелек, илебез халкының батырлыгы онытылмый. Быелгы бәйге Бөек

Җиңүнең 80 еллыгында узгач, патриотизм темасына чыгыш ясаучылар да күп булды. 

Киләсе елга утызынчы тапкыр үткәреләчәк «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе ел саен зур бәйрәмгә әйләнә. Анда үземнең дә катнашып җиңү яулаганым бар, журналист буларак та бер елны да калдырмыйча диярлек зона ярышына кайбычлыларның чыгышын карарга барам. Һәр баруымда яраткан Татарстаныбызда яшәүче уңган хатын-кызларыбыз, эшкә батыр ир-егетләребезнең осталыгына, үрнәк итеп куярдай гаиләләрнең күплегенә сокланып кайтам.

Алар арасында үз район вәкилләреңнең дә менә дигән итеп чыгыш ясауларын күрү күңелдә горурлык хисләре уята.

Бу бәйгедә Кайбыч уңганнары ел саен актив катнаша, анда бармый калган бер генә еллары да юк. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова быел да бәйгедә халык арасында танылу алган, җирлегебезне матур эшләре белән бизәүче иң лаеклы кешеләр генә катнашуын билгеләп үтте. 

Беренче булып сәхнәгә Хуҗа Хәсән авылының мәдәният йорты мөдире Анна Матвеева чыкты. Бу авылга орынып торган чуваш авылыннан килен булып төшкән Анна видео рәвешендәге чыгышын, мин тормышымны мәдәнияттән башка күз алдына да китерә алмыйм, дип башлады. Кечкенәдән чуваш халкының гореф-гадәтләрен күреп, җыр-бию өлкәсендә кайнап үскән кызның мәдәният өлкәсен сайлавы юкка гына түгел.

— Хуҗа Хәсән авылына кияүгә чыккач, мин татарлар һәм керәшеннәр дөньясына килеп кердем дә шул мохиткә гашыйк булдым. Минем керәшеннәр мәдәнияте турында тагын да ныграк беләсем килде. Шул максатта өлкән апалар өчен «Миләшкәй» ансамбле оештырдым. Өч бала әнисе буларак, алар да тамырларын белеп үссен өчен тырышабыз. Минем өчен иң мөһиме — авыл халкының ялын күңелле итеп оештыру,— дип сөйләде ул. 

Анна Александровнаның авыл яшьләре белән бергә керәшен такмаклары әйтә-әйтә, бии-бии җырлавын тамашачы алкышларга күмде. Бер сәхнәдә тормыш иптәше Петр Алексеевич, кызлары Екатерина, Елизавета, уллары Илья, каенанасы — Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева белән чыгыш ясауларын белгәч, тагын да катырак кул чаптылар.

Жюри «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә аны җиңүче дип тапты.

Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасының тәҗрибәле тәрбиячесе, ире Данис белән бергә өч бала үстерүче Язгөл Фатыйхова үзе белән таныштырды, уңышлары турында сөйләде, хезмәттәшләре, балалар белән бергә каз өмәсе күренешен күрсәтте. Халкыбызның асыл бизәкләре төшерелгән чигүле мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, алъяпкыч, яулыклары, бизәкле сандык — күз явын алырлык. Язгөл Шамил кызы «Язмышым — һөнәрем» номинациясендә лауреат булды. 

Өченче катнашучы— Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтовның «Ир-ат — лидер» номинациясендә җиңүе очраклы түгел. Дүрт авылны берләштергән җирлек халкы белән аңлашып эшләве, җирлек әһәмиятендәге бер генә проблеманы да күздән ычкындырмавы, кешеләр белән матур итеп аралаша белүе, махсус операция зонасына ярдәме мактауга лаек. Тормыш иптәше Альбина белән дүрт бала үстерүче гаилә башлыгы да әле ул.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләре март башында Казанда узачак тантанада катнашачак.

Әлеге республика конкурсы хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны, гаиләдә, бизнеста, фәндә, мәдәнияттә, сәламәтлек сагында, сәнәгатьтә, дәүләт идарәсендә һәм, гомумән, тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы эшләүчеләрнең уңай образын тудыруны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев