Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Элҗен - иң зур бәйрәмнәрнең берсе

Ел саен 2 августта Элҗен көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәмне христианнар, шул исәптән керәшеннәр дә, бәйрәм итә. Бу — Илья пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән көне. Халыкта пәйгамбәр үзе турында яшен, күк күкрәү кебек табигый күренешләр аша искәртеп тора, ул күктә арба белән йөри, дигән ырым яши.

Элҗен бәйрәме табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Бу көнне яшен камчысы сукмасын өчен, эт һәм мәчеләрне өйгә кертергә ярамый, дип ышанганнар борынгылар.

Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин. Бәла-казалар килмәсен өчен, бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.
Халыкта Элҗен көнгә хас булган сынамышлар да шактый. Һәм, әлбәттә, аларның күбесе табигатькә бәйле. Менә ул сынамышларның кайберләре:
Элҗен җәйне тәмамлый.
Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.
Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.
Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.
Элҗеннән башлап, төшкә кадәр — җәй, төштән соң көзгә тарта.
Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.
Элҗендә туган балаларга Илҗә исеме кушалар.

Бу хакта «Туганайлар» газетасы яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев