Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Эстрада йолдызлары Кайбычта хәйрия концерты куйды

Халыкара балалар көнендә Кайбычта узган “Игелек кыл!” дигән хәйрия концертында тамашачылар да, артистлар да күп иде.

Димәк, арабызда ярдәм кулы сузарга әзер торучы игелекле кешеләр күп. Чөнки концерттан кергән акча аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны дәвалауга тотылачак. Районы-бызда сәламәтлеге какшаган 59 бала яши. Артистларга һәм тамашачы-ларга рәхмәт әйтү өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу акчаларның тиененә кадәр балаларга барып җитәчәген белдерде. Алып баручылар әйтеп узганча, мәдәният бүлеге хәйрия кон-цертын икенче елын үткәрә. Быелгысы изге Рамазан аена туры килде, димәк, меңләтә саваплы. Әлеге чараның инициаторы булган мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова Казаннан килгән иҗатташ дусла-рына тирән рәхмәтен белдерде. 

Концертны башлап җибәргән Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова да, башка артистлар кебек үк, хәйрия чараларында еш катнаша икән. “Бездән өмет иткәннәргә булдыра алганча ярдәм итик. Күңелендә мәрхәмәт, изгелек булган бар халык монда”, – диде Эльмира, тамашачыларга рәхмәт әйтеп. Бәйрәмгә сәламәтлекләрендә тайпылыш булган балалар да чакы-рылган иде. Алар да артистлар белән бергә чыгыш ясады, җырладылар, ши-гырьләр сөйләделәр.
 
Балаларга үзләре кадәр уенчыклар да бүләк иттеләр. Төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис абыйсы Хәйруллин исеменнән Булат ис-емле малайга велосипед бирделәр. Спонсорлар – эшмәкәрләр Фәнис Кама-лиев, Равил Җәләлиев, Рөстәм Хикмәтуллин адресына да җылы сүзләр яңгы-рады.Халык мәхәббәтен инде күптән яулаган Фирдүс Тямаев та, берсеннән-берсе шәп җырлары белән шатландырып, бу чараның бик тә мәгънәле бу-луын әйтте. “Әле кичә генә авырулары көчле булган балалар дәваланучы хосписта булдым. Анда һәр баланың гомере өчен көрәш бара. Андый җирләрдән кайтасың да, һәр туган таңга шөкер итеп яшәргә кирәклеген аңлыйсың, миннән дә бәхетлерәк кеше юк, чөнки сәламәтмен, дип уйлап куясың. Гомер үтә инде ул. Үтсен, әмма матур узсын! Минем җырымдагыча, яшәп калыйк, бу тормышта игелек¬ле эзләр салыйк!” Халкыбызның яраткан җыр¬чысы Филүс Каһиров болай диде: «Кайбычка әле беренче генә килүем. Менә шундый игелекле эшләрегез аша танышуыма шатланам». Бездә шак-тый чыгышлар ясаган җырчы Азат Тимершәех тә теләкләрен җиткерде: Ра-мазан аенда үткәрелгән бу концертка шатланып килдем. Әйе, тормыш булгач, барысы да була. Үземнең дә җиде оныгым бар, шулар белән мәш киләм. Сәламәт бала карау шатлык кына ул. Авыру бала тәрбияләүчеләргә сабыр-лык телим». 
Җырчылар Энҗе Шәймурзина, Динара Шәйдуллина, Рафаэль Латыйпов, Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Раил Рамазанов, Сөмбел Билалова, Нурзадә һәм курчакларга җан өрүче Гөлнара Минһаҗевага да кайбычлылар рәхмәтле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев