Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, хезмәт ветераннары!

-

Фәннур Нигъмәтҗанов, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы:

«Хөрмәтле хезмәттәшләрем, хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшебездә уңышлар, тормышыбызга муллык, гаиләләребезгә бәрәкәт телим. Бүгенге заманның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәреннән башка һич мөмкин түгел. Коммуналь тармакта күзәтелгән уңай үзгәрешләр, халык белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешү ул безнең хезмәтебезне тоткарлыксыз башкарудан, аңлашып-аңлатып эшләүдән гыйбарәт. Коллективыбыз хезмәтчәннәре сынатмый. Килеп туган проблемаларны кыска вакытта чишеп, куелган бурычларны тиешле югарылыкта хәл итәргә омтыла. Җиңелләрдән булмаган хезмәтебез һәр йортка иминлек китерсен, гаиләләребездә шулай ук һәрвакыт ямь хөкем сөрсен!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев