Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Фәрит Әбделганиев Кайбычта очрашу үткәрде

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев Кайбыч районы эшмәкәрләрен кабул итте.

Әлеге очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, проектлар җитәкчесе Динә Исхакова, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать вәкиле Артур Гафиятуллин катнашты.

Очрашуга крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Илсөя Җәлә­лиева, Павел Муклуков, шәхси эшмәкәр Алсу Мотыйгуллина үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап килгән иде. Олы Кайбычтан Илсөя Җәләлиева, мәсәлән, Олы Колаңгы авылында симертүдәге мөгезле эре терлек тоту өчен бина төзелешенә рөхсәт алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Афанасьевка авылында яшәүче Павел Муклуков җиләк-җимеш үстерү, игенчелек буенча шөгыльләнә. «Җәй мул яңгырлары белән куандырмый безне. Югары уңыш алу өчен җиләк-җимешкә су кирәк. Минем хуҗалыкта сиптерү агрегатлары да бар, ләкин плотина төземичә, су җиткереп булмый. Узган ел утырткан шактый гына карлыган үсентеләре сусызлыктан юкка чыкты. Плотинаның проекты әзер, ләкин төзү өчен рөхсәт кирәк», — диде Павел Николаевич. 

Икмәк пешерү белән шөгыльләнүче Алсу Мотыйгуллинаны җитештергән продукцияне маркировкалау мәсьәләсе борчый. Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, Россия Федерациясе законнары буенча август аеннан башлап, җитештерелгән товарны маркировкасыз сатып булмаячак. 

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина кече һәм урта бизнеска белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсен күтәрде. 
— Кабул итү көнем сишәмбе булса да, шәхси сораулар белән килүчеләрне, шул исәптән эшмәкәрләрне дә, атнаның теләсә кайсы көнендә кабул итәм. Ләкин кайбер мәсьәләләрне мин генә хәл итә алмыйм, шуңа аларны чишүдә сезнең ярдәм дә кирәк, — диде Альберт Илгизәрович. 

Фәрит Абдулганиев эшмәкәрләрне борчыган сораулар өстендә эшләячәкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев