Фельдшер- акушерлык пункты эшчәнлеген бәяләү буенча Федоровское авылы халкының фикере бертавыштан булды. Төрле йортларда булганнан соң, "Медицина хезмәткәрләре игътибарлылар, яхшы мөгамәләле, "Афәрин", "Көндез дә, төнлә дә киләләр", "Зарлану гөнаһ", - дигәнне ишеттем. Шул сүзләрдән соң, аларның сәламәтлеген саклаучылар белән ничек танышмаска ди инде. Ак халатлы ягымлы хатын-кыз, таныш булмасак та,...
Фельдшер Гөлия Серякова биредә 1992 елда Буа медицина училищесын тәмамлаганнан бирле эшли. Ул кешеләрне дәвалау хыялын тормышка ашырган. Ә халык аңа иң кадерлесен - сәламәтлекләрен ышанып тапшырган. Ул биредә үзенең тормыш иптәшен дә тапкан. Уллары үз гаиләләрен булдырган, ә кызы мәктәптә укый.
2014 елга кадәр 15 ел балалар бакчасында эшләгән тәҗрибәле шәфкать туташы Рузилә Тимершина белән алар участоктагы 836 кешегә хезмәт күрсәтәләр. Прививкалар, медицина тикшерүе, район үзәгеннән табиблар бригадасы килү һәм флюорография графигын төгәл үтиләр. Тизарада кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле препаратлары да бар. Табиблар билгеләве буенча укол ясыйлар, яраларны бәйлиләр. Шикәр диабеты, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары, яман чир белән авыручыларга аеруча игътибар бирелә. Өйләрдә йөреп чыгалар.
Узган елда диспансеризация үтәргә тиеш булган 139 кешенең 137се үтүе факты, аларның үз вазифаларын сыйфатлы үтәве, пациентлар белән үзара аңлашып эшләүләре турында сөйли.
- Аңлатабыз, инандырабыз, - ди Гөлия Фратовна - кешеләр безне тыңлыйлар, ышаналар чөнки без авыруларның катлаулануын һәм кискенләшүен кисәтәбез. Тикшерү барышында авыру башлангыч стадиясендә, аларга әле ярдәм итәргә мөмкин булганда ачыкланса, шатланабыз.
- Ә грипптан прививкалар белән эшләр ничек тора?
- 320 доза вакцина алдык, барысы да кулланылды, шул исәптән 134 балага вакцина ясалды.
Алар участогында федераль һәм төбәк ташламаларыннан файдаланучылар, инвалидлар да бар. Алар өчен фельдшерлар табиблар билгеләгән ташламалы даруларны район үзәк сырхауханәсеннән алып кайталар. Һәрберсенең авыруын якын кешеләренең авыруы итеп кабул итәләр, шуңа күрә авылдашларының ышанычын һәм хөрмәтен казаналар.
Медиклар актив аңлату эшләре алып баралар, шөкер, бүгенге көндә мәгълүмати материал җитәрлек, аларның визиткалары да барысында да бар. Өй эшләренә, гаиләләренә вакытлары каламы икән?
- Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм күрсәтү - безнең бурыч, - ди Гөлия Фрат кызы, гаиләләребез дә безнең эшкә аңлап карыйлар. Әлбәттә, пироглар да пешерәбез, яраткан мантыйларыбызны да әзерлибез, өй эчендәге тәртип һәм уңайлылык та хатын-кыздан тора.
- Ә сезнең күңелегезгә яткан шөгылегез бармы?
- Яшьтән үк бәйләргә яратам. Бик тынычландыра. Көнгә берничә рәт кенә булса да, барыбер бәйлим. Безнең туганнар күп, шулай булгач, күчтәнәч итеп һәрвакыт бияләй дә, оекбаш та бирергә була. Хезмәтем бушка үтми. Елдан-ел авыл уңай якка үзгәрә. Үзара салым акчасына биредә юлларны ремонтлыйлар, зиратны төзекләндерәләр, ә республика бюджетыннан максатчан программалар ярдәмендә суүткәргечләрне, урам яктырткычларын яңарталар. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең төп шатлыгы шунда, быел авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Медикларның эш, авыруларны кабул итү шартлары яхшыра. Ходай кушып, алар яңа медпунктка күбрәк сәламәтлекләрен профилактикалау максатында гына килсеннәр.
Людмила Путятинская,
автор фотолары
Нет комментариев