Олы юл читендә урнашкан Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар йорты шул тирәдән узучыларның гел игътибар үзәгендә. Аның территориясендәге чисталык һәм тәртипкә, җәй-яз айларында биредә хакимлек иткән яшеллеккә, күз явын алырлык матур чәчәкләргә күпләр сокланадыр, мөгаен. Монда яшәүчеләр дә, эшләүчеләр дә экологиянең чисталыгы матурлык чыганагы гына түгел, сәламәтлекнең нигезе дигән фикердә....
Бу атнада социаль яклау бүлеге мәгариф бүлеге белән берлектә тиздән старт алачак "Язның шәфкатьлелек атналыгы" уңаеннан чара үткәрде. Анда социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да катнашты. Очрашу кысаларында интернат-йорт тирәсендәге агачларга сыерчык оялары элделәр. Әби-бабайларның да йөри алганы киенеп, саф һавага чыкты һәм балаларны күзәтте.
- Без ел саен Җиңү көне уңаеннан агачлар утыртабыз. Элегрәк утыртканнары инде зур булып үсеп китте, тиздән аларга урнаштырылган ояларда кошлар урын алып, үзләренең җырлары белән шатландырыр, - диде директор Альбина Гыйләҗева.
- Оялар безнең тәрәзәдән күренеп тора. Димәк кошларның яңа йортларга оялап, бала үстергәннәрен күзәтеп тора алачакбыз, -дип шатланышты өлкәннәр.
Волонтерлар уртак йортта яшәүчеләр каршында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Әби-бабайлар Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Гөлназ Гайнуллина, Зөлфинә Әхмәтҗанова, Иске Чәчкабтан Адилә Гаттарова белән Альберт Гыйләҗевның җырларын алкышларга күмде. Федоровское мәктәбенең "Вдохновение" бию төркеменең чыгышлары да күңелләренә хуш килде. Юрий Андронов түзмәде, аларга кушылып хәтта биеп тә җибәрде.
Яшьлек - үзе матурлык, күңелләрнең җилкенгән мәле. Интернат-йортта яшәүчеләрнең дә кайчандыр шундый егәрле чаклары булган бит. Ни кызганыч, олыгайган көннәрендә язмыш аларны шушы йортка китергән. Ләкин алар боекмый, зур бер тату гаилә булып гомер итәләр. Тәрәзә төпләрен яшелчә һәм чәчәк үсентеләре бизи. Матур-матур гөлләр үстерүчеләр дә бар. Әнә, әлеге йортта яши башлавына бер ел булган Асия апа Җәләлиеваның миләүшәләре чәчәк аткан.
- Бик яратам аларны, үзем карыйм, суларын да сибәм. Гөлләрем бүлмәбезне тагын да ямьләп тора. Безнең халык гомер буе чәчәк-гөлләр үстергән бит, -диде әбекәй һәм очрашуны оештыручыларга рәхмәтен дә ирештерде.
Тиздән, бик тиздән үсентеләрне бакчага утыртырлар, алар җимешләр белән сөендерер. Яңа ояларда кошлар өй туйларын бәйрәм итеп, балалар очырыр! Нинди хозурлык! Иске Чәчкабның яшь сандугачы Альберт Гыйләҗев җырлаганча, алтын безнең ил, бакча безнең җир! Борынгы бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган ул җирне кадерләп саклап, аны чиста һәм ямьле итеп киләчәк буыннарга тапшыра алсак иде!
Нет комментариев