Федоровское авылында спорт гаиләсе яши
Беренче космонавт Юрий Гагарин кубогына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия күләмендә бадминтон буенча үткәрелгән турнирда Федоровское кызы Полина Григорьева Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм аерым уенда көмеш медаль яулады.
Бу бүләк районның спорт сөюче гаиләсенең саллы коллекциясен тагын да тулыландырды. Чираттагы җиңү уңаеннан әлеге гаилә белән танышып кайткач, шуңа инандым: миңа калса, Григорьевларга буйсынмаган бер генә спорт төре дә юк кебек. Гаилә башлыгы Юрий Тәтеш педагогия училищесында белем алган, туган авылына физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Шушы ук училищены 2000 елда тәмамлаган Альбинаны да Федоровское мәктәбенә физкультура укытучысы итеп җибәрәләр. Соңрак икесе дә читтән торып югары белем ала. Яшьләрнең омтылышлары, тормышка карашлары бер була, араларында мәхәббәт уты кабына. Бергә гаилә корып яши башлауларына да 16 ел вакыт узып киткән. Алма агачыннан ерак төшми дигән әйтем бу гаилә мисалында ачык күренә. Әти-әниләре кебек үк, кызлары Полина, уллары Егор да спорт белән дус.
– Безнең балалар дүрт яшьтән тимераякта, чаңгыда шуа башлады – ди Альбина Владимировна. – Аларны спортка тартуда әтиләре аеруча зур көч куйды. Үзенең бала чагында андый мөмкинлеге булмаган. Барыбыз да җиңел атлетика, спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнәбез. Ә иң яратканы, әлбәттә инде, бадминтон! Егор да, Полина да бадминтон ярышларында зур җиңүләргә ирешә.
Яшь буынны спортка тартудагы нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булган Юрий Николаевич мәктәпнең барлык укучыларында да сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләргә тырыша.Кызы Полинага әле 15 кенә яшь булуга карамастан, ул инде Казанда бадминтон үзәгендә укый һәм республиканың җыелма командасы составында чыгышлар ясый. Ирле-хатынлы физкультура укытучылары Григорьевларның бадминтон, теннис, хоккей, волейбол, чаңгы, велоспорт һәм спортның башка төрләре белән кызыксынулары аларга яхшы педагог булырга гына түгел, ә укытучылар спартакиадаларында чыгыш ясарга, җиңү яуларга, шулай ук район, республика данын Бөтенроссия авыл уеннарында да якларга мөмкинлек бирә.
Россия күләмендәге ярышта алар өч тапкыр җәйге һәм кышкы уеннарда катнашты. Иң яхшы спортчылар җыелган бу бәйгедә аларның беренче-икенче урынны яулаулары бер дә гаҗәп түгел, бу – зур тырышлык нәтиҗәсе. Быел гына бишенче урында алар, анысына да Альбина Владимировнаның ярыш вакытында травма алуы сәбәпче.
– Авыл уеннары программасы бай һәм кызыклы иде, – ди Альбина Григорьева. – Җәйге уеннарда шашка, теннис, дартс һәм эстафета буенча да ярышлар бар. Кышын, мисал өчен, гаилә башлыгы вакытка һәм дөрес итеп ат җигәргә, әни кеше түкмичә көянтә белән су алып кайтырга тиеш. Балаларның да уен-ярышлары мавыктыргыч. Барлыгы 17 номинация буенча узган ул уеннар.
– Ярышларда яулаган медальләрегез шактый күп. Араларыннан кайсы кадерлерәк?
– Барысы да. Чөнки җиңүләрнең берсе дә җиңел генә бирелми. Шулай да иң затлы, гаиләбездә матур хатирә калдырган бүләгебез бар безнең. Татарстан Президенты үзенең тормыш иптәше белән бергә республика районнарындагы иң үрнәк гаиләләрне үзенә кунакка чакыра. Ел саен үткәрелүче мондый тантанада катнашу бәхете безгә дә елмайды. Безне шушы очрашуга җибәргәне өчен районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтлебез.
Григорьевлар гаиләсе һәр яклап үрнәк. “Яшь гаилә” республика программасы буенча 2008 елда төзелгән өйләрендә матур гомер кичерәләр.Бөтен уңайлы шартлары да булган бу йортта рәхәт, җылы атмосфера хөкем сөрә. Альбина пешергән пылау, мантый кебек тәмле ризыклар тулы аш өстәле артына бергә җыелгач, рәхәтләнеп аралашалар, көннең ничек узуы турында сөйләшәләр. Юрий үзе оста балыкчы да әле. Бакча эшләрен бергәләп башкаралар, чәчәкләр үстерәләр. Табигатьтә ял итәргә яраталар, гаиләдә туган көннәрен билгеләп үтәләр. Яңа уку елы башланды, димәк, яңа спорт биеклекләренә юл ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев