Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе командасы — район чемпионы

Район оешуның 33 еллыгына багышланган волейбол ярышының финал уеннары үтте.

«Салават күпере» спорт комплексынд авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары волейбол уйнауда осталыкларын күрсәтте. 

Әлеге чемпионатка узган елның декабрендә старт бирелде һәм анда алты команда катнашты. Федоровскоеның авыл җирлеге һәм урта мәктәп командалары, Иске Тәрбит, Олы Кайбыч җирлекләре командалары ярымфиналга чыкты. 

Беренче уенда Иске Тәрбит һәм Федоровское авыл җирлекләре командалары уйнады һәм искетәрбитлеләр 2:0 исәбенә отты. Шулай итеп, Федоровское командасы өченче урынны яулады. Финалда Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәбенең кызлар командалары очрашты. Кискен көрәштә Федоровское кызлары 2:1 исәбенә җиңү яулады. 

Федоровское мәктәбенең «Тайфун» кызлар командасы 2024 елгы чемпионатның җиңүчесе булып танылды. Иске Тәрбит командасы — икенче, Федоровскоеның «Торнадо» командасы — өченче, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье авыл җирлекләре командалары 4-5-6 урыннарда. 

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга күчмә кубок, грамоталар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев