Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе коллективы тулысынча «Кайбыч таңнары» газетасына язылды

Безгә Федоровское мәктәбеннән шатлыклы хәбәр килеп иреште. Биредә мәктәп коллективы 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына тулысынча язылган.

– Без районыбызда нәшер ителүче яраткан газетабызга һәрвакыт язылабыз, – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Данохан Гыйсмәтуллина. – Узган атнада мәктәбебезгә хат ташучы үзе килде һәм барыбыз да аңа язылдык. Димәк, киләсе елда да укытучылар һәм техник хезмәткәрләр газетадан аерылмаячак. Бу көнне хат ташучы мәктәптәге хезмәткәрләр санынча – 31 подписка ясады. “Кайбыч таңнары”ның бер санын да калдырмыйча укып барабыз. Ул безгә һава сыман кирәк. Районыбыз тормышы турында тулысынча сөйли торган бердәнбер газета ул. Андагы язмалар аша үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат алабыз. Республикада һәм илебездә нәшер ителүче газета битләрендә Татарстандагы, илкүләм вакыйгаларга күбрәк урын бирелә. Бу да мөһим, әмма Кайбыч яңалыкларын да белеп бару кирәк. Район газетасында мәкаләләргә генә түгел, хезмәт кешеләренең, алдынгыларның фотоларына да зур урын бирелә. Районыбызда газета битләрендә чыгарга лаек кешеләр күп. Анда безнең авыл, мәктәп турында да күп язалар. Иҗат коллективына киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев