Кайда, әткәй, безнең өчен сине
Соңгы тапкыр күргән ул кырлар?
Адымнарың кинәт өзелеп калган,
Бөтен сагынуларың күмелеп калган
Кабереңә җитсен бу җырлар... (Ш.Галиев)
9 май - Җиңү көне... Тиздән шушы зур бәйрәмне бөтен ил бәйрәм итәчәк. Мәктәпләрдә төрле патриотик чаралар,ачык дәресләр үткәрелә. Яшь буын вәкилләре белән тәрбия эшләре алып барыла....
Кайда, әткәй, безнең өчен сине
Соңгы тапкыр күргән ул кырлар?
Адымнарың кинәт өзелеп калган,
Бөтен сагынуларың күмелеп калган
Кабереңә җитсен бу җырлар... (Ш.Галиев)
9 май - Җиңү көне... Тиздән шушы зур бәйрәмне бөтен ил бәйрәм итәчәк. Мәктәпләрдә төрле патриотик чаралар,ачык дәресләр үткәрелә. Яшь буын вәкилләре белән тәрбия эшләре алып барыла.
Җиңү көне... Нинди авырлыклар, ничәмә- ничә миллион югалтулар белән килгән олы җиңү. Әйе, ул кайгы яшьләренә уралып килгән шатлык хисләре. Ничә еллардан соң килгән рәхәт мизгелләре. Ләкин, илдә күпме хатын-кыз тол, ә балалар ятим кала. Алар "әти" дип әйтергә тилмереп үсәләр. Ә кайберләре бөтенләй үк ул сүзнең нәрсә аңлатканын аңламый да...
Без,хәзерге буын кешеләре, Җиңүнең асылын аңлап бетермибездер. Шушы сүз нинди тирән мәгънәгә ия икәнен беләбезме икән?. Шушы елларда кичергән газапларны күз алдына да китерүе кыен. Котычкыч хәлләрне, канкойгыч вакыйгаларны ишетеп кенә беләбез. Ә бит шушы тыныч тормыш, рәхәтлек өчен без шушы яу кырында ятып калган батырларга һәм күкрәкләренә орден-медаль таккан ветераннарыбызга бурычлыбыз. Без аларны хөрмәт итәргә, онытмаска тиешбез. Әгәрдә, алар кан коеп алган тынычлыкны сакласак, шушы җиңүнең нинди кыенлыклар белән килгәнен онытмасак алар өчен зур бәхет булыр иде. Киләчәк буын бәхете өчен гомерләрен дә кызганмаган кешеләрнең без исемнәрен онытмаска, югалтмаска тиеш. Без , шушы ветераннарыбызны белеп күрүче, соңгы буын! Бөек җиңү көнендә чал чәчләреннән сыйпап рәхмәт сүзе әйтсәк, алар өчен зур шатлык булыр иде.
Безнен горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз булган, ветераннарыбыз, мең рәхмәт сезгә! Без сезнең батырлыгыгызны беркайчан да онытмаячакбыз. Шушы тарих битенә кертелгән сугыш дәһшәтләрен онытмаячакбыз. Чөнки үткәнен белмәгән кешенең, киләчәге өметсез!
...Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.
Нет комментариев