Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе укытучысы Казаннан кайтты

Казанда "Бергә булсак - барысын да булдырырбыз!" дип исемләнгән беренче республика педагогия мәктәбе көннәре тәмамланды. Ике көн дәвам иткән әлеге чара Татарстанның яшь педагоглары Советы, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика профсоюзы тарафыннан оештырылды.

Республиканың барлык шәһәр-районнарыннан җыелган йөздән артык яшь укытучы катнашында узган бу мәктәп эшендә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина да катнашты. Педагоглар үз эшчәнлекләре турында фикер алышты, командаларга бүленеп, төрле уеннар, мастер-класслар, тренингларда осталыкларын арттырды. Республика мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз лидеры Юрий Прохоров яшь укытучыларга яңа таләпләр куелуы, шуңа да аларны берләшергә, һәрдаим аралашып торырга чакырды. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов укытучы һөнәрен сайлаган яшьләргә игътибарның алга таба да зур булачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское мәктәбе укытучысы Казаннан кайтты