Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровскоеда "Каен" бәйрәме узды

Узган атнаның якшәмбесендә Федоровское авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Каен» бәйрәме үткәрде. Танылган шагыйрьләр зифа буйлы ак каенны Россиянең символы итеп исәпләгән. Шуңа да каенга багышланган җырлар, шигырьләр бик күп.

Федоровскоедагы бәйрәм каен янында узды, аны төрле тасмалар белән бизәделәр, җырладылар, тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга, яшьләргә рус халкының борынгыдан ук килүче гореф-гадәтләре турында сөйләде. Элек, мәсәлән, гаиләдә кыз бала туса, каен агачы утыртканнар. Бу агач аны төрле бәла-казалардан саклый, авыруларын дәвалый, көч бирә дип уйлаганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев