Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Казаннан артистлар кайтты
Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортыннан хәйриячеләр өзелеп тормый.
Бүген дә биредә яшәүче әби-бабайлар Казаннан кунаклар кабул итте. «Ямьле» вокаль триосы кызлары — Вероника Кузнецова, Альбина Казыйханова һәм тамырлары белән Иске Тәрбит авылыннан булган Алина Давыдова башкаруындагы җырларны яратып тыңладылар. Аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, җырчы Роберт Ямгуров, Игорь Крутой академиясендә белем алучы кызлар – Раяна Ибәтуллина һәм Ралинә Ибраеваларның чыгышы да уртак йортта яшәүчеләр күңеленә хуш килде. Кунаклар аларга күчтәнәчләр һәм бүләкләр дә алып кайткан. Раяна белән Ралинә әби-бабайларга үзләре ясаган рәсемнәрне дә бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев