Федоровскоедан Гыйләҗевлар гөмбәгә гаилә белән бергә йөри
Бу араларда көн дә диярлек явучы җәйге җылы яңгырлар гөмбә җыярга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек.
Урманнан, болын-кырлардан капчык-капчык, әллә ничәшәр зур пакетларда гөмбә җыеп кайтучылар белән интернет киңлекләре тулган. Быел гөмбә аеруча күп, урыны-урыны белән аяк басарга да урын юк, ди тәҗрибәле гөмбәчеләр.
Урманнарга, хәтфәдәй яшел болыннарга бай Кайбычта да гөмбә җыярга яратучылар күп. Моның шулай икәнлеген шул ук интернет киңлекләре дәлилли. Әле күп кеше фотоларын социаль челтәрләргә куймый да.
Табигать кочагында саф һавада урман байлыгы җыюдан ләззәт табучылар күп бездә. Гөмбәдән әзерләнгән ризыклар бик тәмле була, аның организмга да файдасы бар. Әмма район үзәк больницасының баш врачы Гөлнара Сафиуллина гөмбә белән агуланудан сак булырга чакыра.
Быел аларга мондый очрак белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Гөмбә ашаганнан соң, хәл китү, күңел болгану, йөрәкнең ярсып тибүе, температура күтәрелүе, эч китү күзәтелсә, шунда ук авылыгыздагы фельдшерга, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гөмбәне бергәләп җыялар
Федоровское авылында яшәүче Гыйләҗевлар гаиләсе дә гөмбә җыярга ярата. Язмышларын туган җир белән бәйләгән әлеге үрнәк гаилә буш вакытларын файдалы итеп бергә үткәрә.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Гаилә башлыгы Рәиф Рәшит улы «Август-Кайбыч» агрофирмасында инженер-механик булып эшли, Альбина Фиратовна райондагы Картлар һәм инвалидлар йорты директоры. Табигать җанлы кешеләр алар. Язгы санитар-экологик өмәләрдә дә урамнары белән тирә-юньне чистартуда катнашалар.
— Әйе, без төбәгебезне, аның кешеләрен, табигатен яратабыз, яшәүдән тәм һәм ямь табарга тырышабыз. Урманга җиләккә дә, мәтрүшкәгә дә, башка җиләк-җимеш җыярга да йөрибез. Гөмбәгә бер елны да бармый калганыбыз юк. Безгә гөмбә җыю чире балачактан кагылган дияргә дә була. Җәй көне яңгыр яву белән, без— өч кыз, әниебез Миләүшә артыннан урманга ашыга идек. Озын-озын рәтләргә тезелеп киткән гөмбәләрне җыю үзе бер күңеллелек иде. Безне гөмбә танырга, аны җиренә җиткереп дөрес итеп эшкәртергә дә әниебез өйрәтте, — диде Альбина Фиратовна. —Без үзебез яхшы белгән гөмбәләрне генә җыябыз.
Гадәттә гөреҗдә, майлы гөмбә, җирән гөмбәгә өстенлек бирәбез. Быелгы ел гөмбә яратучылар өчен аеруча уңышлы. Урыны-урыны белән аны чалгы белән чабып алырга була. Яңгырның еш явуы гөмбәчеләргә файдага гына. Гөмбә җыю җаныма рәхәтлек бирә, ял итәм. Узган ял көннәрен дә без гаиләбез белән саф һавада үткәрдек, гөмбә җыеп, бергәләшеп ял иттек. Балалар белән табигать кочагына чыгу бу әле аларның әйләнә-тирәне танып белү дәрәҗәсен арттыру да. Ул көнне улыбыз Булат безгә мең дә бер сорау биргәндер, мөгаен.
"Бу кырмыска оясы ничек барлыкка килгән, бу кабан эземе, безнең урманнарда тагын нинди җәнлекләр яши, әлеге куак гөлҗимешкә охшаган, бу гөмбә ашарга яраклымы, кәлтә кешене тешлиме?.. Безгә кызык, күңелле! Өйдә гөмбә эшкәртүнең кызыклы процессы көтә. Кайткач, бергәләп чәй эчеп, бераз ял иткәч, түгәрәк өстәл артына җыелабыз да урман байлыгын чүп-чардан чистарта башлыйбыз. Гөмбәне маринадлау, тозлау минем өстә.
Табигать белән хозурлана
Гөмбә җыюын интернетка актив куеп баручылар арасында Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева да бар. Ул да гөмбә җыярга яратучыларның берсе икән.
— Урманга кереп, аланлыкта мул булып сибелгән гөмбәләрне күрәсең дә, ләззәткә чумасың, дөньяңны онытасың. Шәһәр кызы булгангамы, элек мине гөмбә җыю бөтенләй кызыксындырмый иде. Апамның инде арабыздан киткән тормыш иптәше Александр артымнан шулкадәр күп гөмбәне калдырып җыюма гел ризасызлык белдерә иде, — диде Екатерина Васильевна. — Быел, чыннан да, гөмбә елы, аны һич җыеп бетерә торган түгел.
Надеждино белән Ульянково авыллары арасындагы посадкада гөмбәнең нинди генә төрләре юк?! Майлы гөмбә, свинушка, волнушка, каен гөмбәсе, рәхәтләнеп җый гына! Гөмбә җыюны юкка гына тын ау дип атамыйлардыр. Кайбыч табигатенең матурлыгына соклана-соклана йөрим мин тын аланлыкта. Дөресен әйтәм, быел гөмбәне беренче тапкыр үзем тозладым. Аңа кадәр бу эш белән ирем шөгыльләнде. Социаль челтәрләр аша үземә ошаган рецептны эзләп таптым. Бер литр суга 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле борыч, лавр яфрагы, канәфер, сарымсак, уксус салдым. Гөмбә белән бик сак эш итәргә кирәк. Чөнки белеп җыймасаң, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да бар.
Гөмбәдән әзерләнгән ризыкларны кыш буе тәмләп ашарга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев