Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Федоровскоега Кремльдән хат килде

Яңа ел алдыннан туксан яшен тутырган Анастасия Морякованың өе башкаларныкыннан әллә каян аерылып тора. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар өчен бөтен шартлары тудырылган ветеран йортында яши ул. Үзе җылы, краннан салкын суы да, кайнары да ага, тәрәзәләре көлеп тора, бүлмәләре якты, һаман мунча ягып торырга җаең булмаса, рәхәтләнеп ваннада юынып чык, санузел...

- Безнең әниебез Анастасия Васильевна да Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны. Әнигә йорт төзиячәкләре турында белгәч,аны каядыр читтә салу, шәһәрдән фатир алу турындагы фикер беребезнең дә башына кереп карамады. Авыл әбисен шәһәргә туган җиреннән аерып китсәң, сагынудан саргаячак ул анда. Менә шушы хәзер без яшелчәләр үстерә торган түтәлләрдә тәгәрәп үскән әнине, балачагында, зурлар бакчада эшләгәндә, гел җиргә утыртып куя торган булганнар. Җирне ярата ул, әле хәзер дә кулыннан килгәнчә бакчада кайнаша. Туган- үскән авылы Федоровское кадерле аңа, яңа йортны да балачак еллары узган төп нигезгә салдылар, - диде кызы Валентина Дмитриевна. - Дүрт бала тәрбияләп үстерде ул. Кызганычка каршы, олы абыебез безнең арабызда юк инде хәзер, аның хатыны, балалары Санкт-Петербургта яши, уртанчы абыебыз Александр Владивостокта, төпчек улы Евгений Костромада төп­ләнде. Минем ирем Виталий Тарасов Бәли авылыннан, без классташлар да әле. Ул хәрби кеше булгач, төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килде. Әмма без олыгайган көннәребездә Казанга кайтып төпләнәбез, дигән максат куйдык һәм кайттык та. Хәзер күп вакытыбыз авылда әни янында уза. Әтиебез Дмитрий Моряков Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайтты, әмма фронт яралары барыбер үзенекен итте, кырык яшь чагында инфаркт кичерде. Аның орден-медальләрен кадерләп саклыйбыз. Ул «Память Ленина» колхозында бердәнбер эретеп-ябыштыручы иде, шуңа да урак вакытларында кырда яшәде дисәм дә, дөрес булыр. Язгы чәчү, урып-җыю чорында без аны бөтенләй күрми идек, көн-төн эштә булды. Әни авылда почта элемтәсе узелы ябылганчыга кадәр шунда эшләде, аннан соң балалар бакчасына күчте, пенсиягә дә шуннан чыкты. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләр белән дә бүләкләнде.
Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өенә килеп котлады. Ул Анастасия Васильевнага Россия Президентының рәхмәт сүзләре язылган котлау хатын һәм үзенең бүләген тапшырды. Хәлләрен сорашты, исәнлек-саулык теләде.
- Узган тормышыгызда авырлыкларны күп күрсәгез дә, бүгенгегез бәхетле сезнең. Бар кеше дә туксанга кадәр җитә алмый. Балаларыгыз кайгыртуын тоеп яшисез, әле тагын күп туган көннәрне каршыларга язсын сезгә, - диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин да җылы теләкләрен җиткерде.
Ноутбукны куштылар, скайптан юбиляр адресына котлаулар яңгырый: «Әни, дәү әниебез! Туган көнең котлы булсын, сәламәт булып, рәхәттә гомер кичер, күз яшьләрең шатлыктан гына булсын.Җае чыгу белән, без синең янга кунакка кайтачакбыз. Без сине бик яратабыз! Кострома, Санкт-Петербург, Волгоград, Ульяновск, Казанда яшәүче балалары, оныклары аңа әнә шндый сүзләр белән тәбрикләде аны.Өлкәннәрнең барысына да әнә шулай якыннарының яратуын, кайгыртуын тоеп яшәү насыйп булсын.
Луиза Сөнгатуллина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоега Кремльдән хат килде