Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Федоровскоеның мөхтәрәм кешесе Александра Филинага 90 яшь тулды

Федоровскоеның мөхтәрәм кешеләренең берсе, тыл хезмәтчәне Александра Филина 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Авылдашлары аны олы яшьтә булганга гына түгел, тормыш батырлыгы һәм зирәк акылы өчен дә хөрмәт итә. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, ветераннар Советы рәисе Надежда Филина, туганнары һәм якыннары килде....

Бу көнне Александра Егоровнага сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы теләп, аның адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Моннан тыш, Рәмис Хәялиев күңелле миссияне дә үтәде - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
- Якыннарыгыз сезне һәрвакыт ихтирам итеп, кайгыртып торсын. Кәефегез гел күтәренке булсын, һәр яңа көн сезгә бары тик шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен, - дип теләде ул.
Котлаулардан соң, юбилярның тормыш юлы белән кызыксындым.
- Мин күрше Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылында туып-үстем. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа ундүрт яшь иде. Ирләр фронтка китте, авылда олы яшьтәге кешеләр һәм балалар гына калды, - дип искә алды Александра Филина. - Сугыш елларын эшләп уздырдык, көндез дә, төнлә дә хезмәттә булдык. Мин гомерем буе фермада эшләдем. Тормыш иптәшем Геннадий Вячеславович белән өч бала - Виктор, Татьяна һәм Владимирны тәрбияләп үстердек. Кызганыч, ирем дә, кечкенә улым да күптән мәрхүм булдылар.
Хезмәт һәрвакыт авылның нигезе, яшәү рәвеше булган. Александра Егоровна колхозда бозау караучы булып эшләгән, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган. Бүгенге көндә ул берүзе яши, ләкин үзен ялгыз хис итми. Олы улы Виктор гаиләсе белән Федоровскоеда гомер кичерә. Бәйрәм көнне аның килене Клара мул итеп табын әзерләгән иде. Онык-оныкчыклар да Александа Филина янына еш килә. Әнә, юбилее белән котлап, оныкчыклары Валерия белән Артем аның өен шарлар белән бизәгән, бүләккә чәчәкләр җыеп килгән. «Әбекәй, без сине яратабыз!» - ди алар. Юбилярның кызы Татьяна Новгород өлкәсенең Валдай шәһәрендә яши. Соңгы тапкыр туган авылына Яңа елга кайткан булган. Әнисен юбилее белән телефон аша гына котлаган, аралар ерак шул.
- Туксанга җиткәнемне сизми дә калдым. Әйтерсең лә гомер күз ачып йомган арада узды да китте. Шунысы куандыра: ул заяга үтмәде, - диде Александра Егоровна, үзенә күрсәткән игътибар һәм ихтирам, җылы сүзләр өчен рәхмәт әйтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоеның мөхтәрәм кешесе Александра Филинага 90 яшь тулды