Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Фәнис КАМАЛИЕВ, шәхси эшмәкәр, Олы Кайбыч:” Кайбычның Сабантуй урыны бигрәк матур” 

Кайбыч Сабантуйлары елның-елына матур уза.

Быел да милли бәйрәмебез якты, матур үтәр, җирле халыкка гына түгел, кунакчыл районыбызга килгән кунаклар өчен дә истә калырлык булыр дип ышанам. Туган авылым көннән-көн үсә, матурлана, ә Сабантуй үткәрү урыны хәзер инде бөтенләй танымас-лык булып үзгәрде. Бу бәйрәм барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Быелгы Сабан туе безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен Бәйрәм белән, кайбычлылар!” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев