Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Фәнис ХӘЙРУЛЛИН, “Вика” төзелеш фирмасы җәмгыяте директоры: “Кайбыч халкын Сабантуй белән котлыйм!”

“Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!

Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Милли бәйрәмебез буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бер бәйрәм ул. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны, бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Кайбыч районында менә ничә еллар инде төзелеш эшләре алып барабыз. Бу төбәктә тырыш, максат-чан кешеләр эшләвенә сокланабыз. Быел да иген басуларыгыз мул уңыш белән куандырсын, эшләрегез гөрләп барсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, җан тынычлыгы телим”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев