Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллинага рәхмәт белдерде
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының бишенче чакырылыштагы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясен оешкан төстә уздыруга зур өлеш керткән өчен, партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллинага "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге исеменнән рәхмәт белдерде.
"Бу - аерым бер кешегә генә түгел, ә бөтен район халкына юлланган рәхмәт. Сайлауда актив катнашкан, ныклы гражданлык позициясе күрсәткән өчен, райондашларыбызның һәрбарчасына зур рәхмәт", - диде Рушания Лотфуллина бу уңайдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев