Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гаиләбезгә ачы хәсрәт килде

Бу көннәрдә гаиләбезнең кайгылы һәм борчулы чагы. Тормыштан ямь табып, матур гына гаилә корган улыбыз Илмас Тәлгать улы Әбделманов безне, кайгы утларына салып, мәңгелеккә китеп барды.

Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларның барысына да, яраткан кешебезне соңгы юлга озатырга килгән, кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район Советы һәм башкарма комитет, Ябалак авыл җирлеге, Бәрлебаш һәм Мөрәле мәктәпләре хезмәткәрләренә, баш табиб Гөлнара Сафиуллинага, авылыбыз фельдшеры Гөлнара Идрисовага, хезмәттәшләргә, классташларга, дусларга, барлык туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, дин әһелләренә, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.

Әнисе Гөлфәрия, әтисе Тәлгать, тормыш иптәше Светлана, сеңлесе Гөлназ гаиләсе, барлык туганнары. Бәрлебаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев