Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гаиләбезгә ачы хәсрәт килде

Бу көннәрдә гаиләбезнең кайгылы һәм борчулы чагы.

Тормыштан ямь табып, матур гына гаилә корган улыбыз, тормыш иптәшем, әтиебез, абыебыз Раил Равил улы Ногманов безне, кайгы утларына салып, мәңгелеккә китеп барды.

Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларның барысына да, яраткан кешебезне соңгы юлга озатырга килгән, кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район Советы һәм башкарма комитет, Багай авыл җирлеге, район полиция бүлегенең шәхси составына һәм ветераннарына, Олы Кайбыч мәктәбе хезмәткәрләренә, мәгариф профсозы оешмасына, хезмәттәшләргә, классташларга, дусларга, барлык туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, райондашларга, дин әһелләренә, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә мең-мең рәхмәтләр яусын.

Баш табиб Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге үзәк сырхауханә коллективына, хирург Алексей Русовка, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге шәфкать туташы Гөлгенә Гарифуллинага, авылыбыз фельдшерлары Гөлнур Шәрәфуллинага, Динара Шәрәфуллинага аеруча зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.
Ногмановлар гаиләсе,
Салтыйган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев