Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Гаиләдә ничә бала булырга тиеш? “Кайбыч таңнары” фикерләрегезне көтә

Сабыйлар дөньяга килү соңгы вакытта сирәгрәк күренешкә әйләнеп бара һәм шуңа бәйле рәвештә районда демографик хәл кискенрәк тора.

Гаиләләрнең күбесе ике бала белән чикләнә, хәзерге заманда бер бала да бик җиткән дип уйлаучылар да бар. Ә инде өч, яисә дүрт балалыларга сәерсенеп караучылар да җитәрлек. Йорт саен бишәр-алтышар бала үскән заманнар тарихта калды. Дөрес, анадан ала да туа, кола да дигәндәй, күп бала арасында төрлесе булган, ләкин, нигездә, барысы да диярлек, әдәпле, эш сөючән, тәртипле булып үскәннәр. Хәзерге тормышны элеккегесе белән чагыштырып булмаса да, балалар аз туа. Югыйсә һәр сабый үз ризыгы белән дөньяга килә, йортка бәрәкәт китерә диләр. Ә сез бу хакта ничек уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Шушы темага сездән хатлар көтеп калабыз. Бигрәк тә күп балалы гаиләләрдә үскән кешеләрдән. Языгыз, фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаиләдә ничә бала булырга тиеш? “Кайбыч таңнары” фикерләрегезне көтә