Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая музеендә калфак тегәргә өйрәнделәр

Галия Кайбицкая исемендәге музейда һәр айның соңгы җомгасында үтә торган музыкаль очрашу бу юлы бәйрәмнәр аралыгына туры килде. Сәнгатькә гашыйк гүзәл затлар өчен чигүле калфак әзерләү буенча мастер-класс та оештырылды. Аны Борындыкның кул эшләре остасы Зөлфия Сафиуллина үткәрде.

«Ак калфаклылар үз куллары белән калфак тектеләр. Балаларча куаныштык. Ә инде баян тоткан егетләр җырлап килеп кергәч, остаханә өстәле тиз арада чәй өстәленә әйләнде – кызларыбыз, элеккеге аулак өйләр, кич утыруларны хәтерләтеп, аш-суга осталыкларын да күрсәттеләр,– дип хәбәр итте безгә музей директоры Чулпан Камалиева.–Үзара сөйләшү-аралашулар җай гына музыкаль кичәгә күчте. Җырларның ниндиләре генә җырланмады! Гаҗәп ләнәсе юк, кунакларның күпчелеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, «Кайбыч кызлары» төркемендә җырлаучылар.
Бу очрашудан алган тәэсирләр күңелләрдә озак сакланыр әле. Ә безгә кушылырга теләүчеләрне мартның соңгы җомгасында музейда көтеп калабыз!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев