Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гашыклар көне уңаеннан – искиткеч мөмкинлек!

Гашыйклар көне - 14 февраль якынлаша. Беләбез инде беләбез, яшьләр бу көнне аеруча зарыгып көтеп ала, яраткан кешеләрен котларга, мәхәббәт хисләрен белдерергә ашыга. Ә сез яраткан кешегезгә бүләк әзерләдегезме әле?

Гашыйкларга бүләк сайлауда "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе дә ярдәмгә килергә булды. Йөрәк формасында ясалган открыткалардан тыш, сөйгәнегезне газетабыз аша да котлый аласыз. Шушы көн уңаеннан гына без котлауларга ташлама ясыйбыз, шуңа да бәясе кыйммәт түгел, нибары 400 сум гына! Без котлавыгыз­ны газетада да бастырабыз, сайтка да куябыз. Инде үз парларын табып, матур гаилә корып яшәүче гаиләләрне дә акциягә кушылыр­га чакырабыз. Котлау хатыгыз белән бергә туйда, гадәти көннәрдә, мәхәббәт җимешләрегез - балалар белән төшкән фотоларыгызны да бастырабыз. Гаилә архивыгызда сакланачак әлеге газетаны еллар үткәч тә кулга алып, менә ничек матур яшәдек бит, дип горурланырлык булсын! Котлауларыгызны 8-14 февральгә кадәр кабул итәбез! Яраткан кешеләрегезгә сюрприз ясагыз, күңелләре эреп китәрлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гашыклар көне уңаеннан – искиткеч мөмкинлек!