Германиядә хезмәт иткән Кайбыч егетләре патриотизм үрнәге күрсәтә
9 июньдә Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре төркеме ветераннарының иҗтимагый оешмасы үзенең 74 еллыгын билгеләп үтте. Хәрби бурычларын төрле елларда Германиядә үтәгән Апас һәм Кайбыч районнарының ир- егетләре шул уңайдан Федоровское авылына җыелды. Бу оешма белән Апастан Илһам Баһавиев җитәкчелек итә.
Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре төркеме ветераннары берлегенең Апас һәм Кайбыч районнары җәмәгать оешмасы яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча максатчан эш алып бара. Хәзерге вакытта әлеге оешмада ике районга алтмышка якын кеше исәпләнә.
Әлеге оешманың активисты – Федоровское авылында яшәүче Хәбир Нәбиуллин (рәсемдә уңнан беренче) эшчәнлекләре белән таныштырды.
– Безнең районда бу оешмага 12 кеше теркәлгән. Алар үзләре яшәгән авылларда мәктәпләрдә укучылар белән очрашалар, патриотик эшчәнлек алып баралар. Узган елның ноябрендә Канаш шәһәренә очрашуга бардык. Анда республикабызның, Чувашия Республикасының төрле районнарыннан шушы төркем ветераннары җыелган иде. Мәскәү шәһәреннән килүчеләр безгә үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Алар да оешманың төп бурычы яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә, аларда социаль активлыкны формалаштыруда дип саный. Арабызда төрле милләт вәкилләре бар, максатыбыз уртак безнең - туган илнең куәтен арттыру, милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту. Патриотизм эстафетасын без дәвам итәргә тиеш, – диде ул. – Агымдагы елның 12 апрелендә Казан шәһәренең тимерюл вокзалында республика җитәкчелеге катнашында “Сирия борылышы” дип исемләнгән тантаналы митинг булды. Анда Илһам Баһавиев, Виталий Тарасов, Фирдүс Зәйнуллин, Александр Каргин, Илгизәр Вәлиев, Михаил Серяков, Валерий Лещев белән бергә мин дә катнаштым. Безгә Сириядә Россия гаскәрләре кулына төшкән төрле хәрби техниканы күрсәттеләр. Беркайчан да кулланырга язмасын аларны, безнең террорчылыктан азат булган тыныч тормышта яшисебез килә. Оешмага төрле яклап ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтлебез. Җиңү көненә багышланган митингларда катнаштык, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар салдык. Язгы чакырылышта Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр белән очрашуда катнаштым. Шулай итеп, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшенә үзебезнең өлешне кертәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев