Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Геройлар китә, эзләре кала

Районыбызның Ватаныбыз сагында торган батыр уллары үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләрен дә кызганмыйлар.

Бүген Борындык авылында шундый геройларның берсе — Рамил Рузалит улы Тимершинны соңгы юлга озаттылар.

Рамил Тимершин 1994 елның 18 сентябрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт аграр университетында инженер-механик һөнәрен үзләштергән. Гаилә корган, хатыны Гүзәл белән уллары Илзатны үстергәннәр, хәзер аңа 2 яшь. Украинага хәрби операциягә мобилизацияләнгәнче Казан шәһәрендәге Пассажирлар йөртүче автотранспорт предприятиесендә механик булып эшләгән. 2022 елның сентябрендә Ватанны сакларга чакру булуга, җыенып юлга чыккан.

Тимершиннар йорты янында узган матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров, авыл җирлеге башлыгы Алмас Гайнетдинов, башка авыллар җирлекләре башлыклары, туганнары, якыннары, авылдашлары катнашты.

Митингны Наил Җантимеров алып барды. Анда Альберт Рәхмәтуллин, Фәнил Әһлиуллин, Рамил Тимершин эшләп киткән предприятие генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин, Алмаз Гайнетдинов, Арча районының Әфган сугышы ветераны, Украинага даими рәвештә гуманитар ярдәм алып барган, Рамилне якыннан белгән Илнур Яруллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә Рамил Рузалит улы Тимершин үлгәннән соң «Батырлык» орденына тәкъдим ителгән. Чыгыш ясаучыларның барысы да Рамил Тимершинның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаштылар, түземлек теләделәр. Альберт Рәхмәтуллин Рамил Тимершинның исемен мәңгеләштереләчәген әйтте.

Геройны соңгы юлга озатырга Казан шәһәреннән хәрби каравыл, хәрби тынлы оркестр кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

12

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев