Кайбычта “Татар кызы, татар малае” бәйгесе узды
Районда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлегенең балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында “Татар кызы, татар малае” бәйгесе үткәрүе күркәм традициягә әйләнеп бара.
Быелгы бәйге Балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Анда Олы Кайбыч, Олы Урсак, Кече Кайбыч, Чүти, Олы Тәрбит, Кошман, Борындык, Хуҗа Хәсән авыллары балалар бакчаларыннан дүрт кыз, алты малай катнашты.
Бәйгедә катнашучыларны, аларның тәрбиячеләрен, әти-әниләрен, әби-бабаларын сәламләп, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова чыгыш ясады. “Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева аларны бәйге шартлары, жюри белән таныштырды. Аның әйтүенчә, әлеге бәйге районыбызда игълан ителгән Кайбыч районы халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланган иде.
Бәйгедә кемнәр җиңүе турында газетаның киләсе саннарының берсендә таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев