Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Глоксиния үстерү серләре

Тиешенчә карап-тәрбияләп торганда, гөлләрегез дә сезне гел куандырып торыр.

Су сибү. Гөлне яңа гына утырткан булсагыз, тамырлары аска төшеп җитә алмый, шуңа күрә суны өстән, савыт кырыеннан гына сибегез. Бу баштагы чорда гына шулай. Суны яфракка тидермәскә тырышыгыз.

Яктылык. Гөлгә кояш нурлары төшеп тормасын өчен, тәрәзәне нәрсә белән булса да капларга кирәк. Тәрәзәнең эчке ягын спандбонд дигән материал яки кәгазь белән капласаң да була. Караңгыда гөлнең сабагы нечкәрә, ул бөреләнми.

Ашлама. Банан кабыгын суда тотып, шуны сипсәгез, файдасын күрерсез. 

Пикировка. Күчереп утыртуны шулай диләр. Глоксинияләр пикировканы ярата. Гомумән, дүрт тапкыр күчерәсе була. Шул ук савытта булса да таратыбрак күчерегез. Зур тирән савытларга күчерергә ярамый. Югыйсә, тамыры гына үсәчәк.

Глоксинияне тамырландыру ысуллары. Яфракны бераз сабак калдырып кисәбез дә, сулы савытка утыртабыз. Савыт стенасы караңгы, суы кайнап суынган булса, әйбәтрәк. Ике атнада яфрак тамыр җибәрергә тиеш. 

Икенче ысул. Башта яфракны телгәлибез, аннары күмелер-күмелмәс итеп туфрак белән каплыйбыз. Яссырак савытта тотып, әллә нигә бер су сипкәлибез.

Киселгән бер җиреннән тамыр җибәрә дә, яфрак мыж иткән бала белән тула. Астан да чыгалар, өске ягыннан да яктыга үрмәлиләр.

Өченче ысул — тостер методы. Яфракның уртасын кисәбез дә киселгән яклары белән балчыкка бастырабыз. Аннан да шулай мыжлап балалар чыга. Тишелде дә эше бетте түгел. Бераз үсеп, кулга тотарлык булгач, аерып алып, 100 граммлы стаканнарга утыртабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев