Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Гөлнур Шәрәфиева, Борындык-Казан: «Авылны суык кыйный»

Авыллар буйлап күп йөрелә. Ә күңел һәр җирлектә балачакны искә төшерә.

Ферма буйларындагы силос исе дисеңме, кышын кар көртләре, сыңар аяк белән генә үтәрлек тар сукмаклар, елгаларда ачылган бәкеләр — барысы да җанга якын. Их, ул бәкеләрне минем әти махсус әллә ничәне ача иде: берсеннән чиләкләп мунчага су ташысак, калганнары балыкларга махсус һава кертү ролен үтәде. Дөрес, без балачактагы кышлар инде юк, табигать үзгәрде дия идек, быел күрдек, арттырып та җибәрмәдеме икән әле, кырык градуска кадәр суытты. Шәхси хуҗалыктагы терлекләр, кош-кортларны бу суыклар куркытмаса да, менә кыргый табигать шартларында җан асраган кошларга җиңелләрдән булмагандыр кебек. Элек без аларга махсус җимлекләр ясый идек. Һәр йортта бала-чага үскән елларда җимлеге дә, сүз дә юк, күбрәк эленгән, ә хәзер авылларда балалар да бик аз. Шул сәбәпле, эленгән җимлекләр дә сирәк очрый. 

Соңгы елларда бер хәл күзәтелә. Җылы якларга китәргә тиешле кара каргалар, миләш чыпчыклары, хәтта кыр үрдәкләре дә бездә кышлыйлар. 

—Казанда 2000 кара карга исәпләнә, кыр үрдәкләре берничә меңгә җитте, әмма аларның берсе дә суыкка бирешми. Үрдәкләрнең йөзеп йөргән сулары катмаса, ашарга ризык барында суыкны тоймыйлар да, әгәр дә сусыз калсалар, яисә суыклар озаккарак сузылса, җылырак якларга очып китәләр дә, бер-ике атнадан әйләнеп кайталар, — ди кошлар белгече, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов. 

Белгеч әйтүенчә, кошлар быелгы суыкларны да әйбәт кичкәннәр. Бер генә өшеп үлү очрагы да теркәлмәгән. Шәһәр җирендә кошларга чүплекләрдә азык җитәрлек, менә авыл җире генә аларга кырыслана бара кебек.

—Сизәсезме икән, авылларда күгәрченнәр, чыпчыклар кимеде. Алар бит элек агачтан бизәкләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре артына, өй кыекларына оя коралар да, ышыкта кышлыйлар иде. Халык заманга иярде, йортын калайдан тышлатты, тәрәзә йөзлекләре артында да куышлыклар калмады. Шул сәбәпле, күгәрченнәр шәһәр җиренә елышты. Монда да кочак җәеп каршы алмады аларны тормыш. Элек иске йортларның чормадагы тәрәзәләре ачык иде, алар инде томаланды, хәтта җилләткеч тишекләренә дә махсус сеткалар куелды, нәтиҗәдә, күргәрченнәргә көн бетте. Казанда 10 меңләп күгәрчен яши әле, баш исәпләрен теркәдек. Киләсе елда нинди саннар куандырыр, — ди белгеч. 

Ә без — яше-картыбыз, әйдәгез, мәрхәмәтлерәк булыйк. Кошкайларга җим салырга махсус савытлар ясап элик. Тозлы булмаган, кыздырылмаган көнбагыш, арпа, бодай, тары салыйк. Кошларның хезмәте алыштыргысыз: алар агач кәүсәләрендәге кирәксез бөҗәкләрне чүплиләр, җир өстен зарарлы бөҗәкләрдән арындыралар. Алар Җир-анага көч куйса, безне дә кара туфрак тукландыра. 

Гөлнур Шәрәфиева,
Борындык-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев