Гомерен физкультурага, хоккейга өйрәтүгә багышлаган педагог
«Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә», — дип яза Антон Чехов.
Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен, аның белән аралашу гына җитми, минемчә. Ә эш-гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер. Чөнки зәвык белән киенеп, матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә, эшләргә мөмкин. Юкка гына татар халкы «Агач — яфрагы, кеше хезмәте белән матур», — димәгән.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул шатлык чыганагы да булып тора. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, туган, торган җиренә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә.
Тыныч кына аккан елгадай искиткеч сабыр холыклы, үтә тыйнак, әмма да ләкин тирән белемле, һәрвакыт төпле фикере булган тырыш кешеләр бар арабызда. Аларга карап сокланасың, алардан үрнәк алырга тырышасың. Сүзем гомерен мәктәптә физкультура укытуга, спорт мәктәбендә хоккей төрен өйрәтүгә багышлаган кеше — Илдус Вәлиуллин турында.
Мәктәптә укыган елларыннан ук спортка мөкиббән киткән егет 1989 елда Казан педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Олы Кайбыч урта мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлап җибәрә. 2000 елдан Кайбыч спорт мәктәбендә хоккей буенча тренер-укытучы булып эшли. Инде менә 37 ел спорттан аерылмый, яшь буынга аны яратырга, чыныгырга, авырлыкларга бирешмәскә, куйган максатларына бернигә карамыйча ирешергә ярдәм итеп, төпле киңәшләрен биреп торучы остаз ул.
Илдус Госман улының тырыш хезмәтенә югары бәя бирелә. Ул 2013 елда «Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була, 2018 елда «Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының күп кенә Рәхмәт хатлары иясе ул.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк. Илдус абый тормыш иптәше Ольга ханым белән балалар үстереп, аларга тиешле белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә алар оныкларының да уңышларына сөенеп яши. Туганнарына зур терәк, дусларына якын сердәш буларак та олы хөрмәт казанган кеше ул Илдус Госман улы.
Яхшы физик әзерлек, чыдамлык, педагогик сәләт, кешеләр белән аралаша белү, балалар белән эшләү осталыгы — болар барысы да Илдус Вәлиуллинга бирелгән сәләт.
Спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәтне физкультура укытучысы уята, әлбәттә. Әмма ул мәхәббәтне уяту гына житми, аны вакытында күрә белеп тәрбияләргә, баланың үзендә ныклы ышаныч уятырга да булышчы кирәк бит.
Күргәнегез бардыр, дәресләр тәмамлангач, мәктәп ишегалды балаларның күңелле шау-шуына күмелә. Спорт мәйданчыгында төрле ярышлар уза. Бер төркем малайлар, узыша-узыша, җәен футбол тибә, кышын боз сараенда хоккей уйный, яз-көз айларында «Салават күпере» сәламәтләндерү комплексында волейбол, баскетбол төрләрен үзләштерә. Мөхтәрәм тренер абыйлары һәркайсын җылы сүз әйтеп канатландыра, кирәк чакта әтиләрчә шелтәләп тә ала. Илдус Госман улы үзе дә балалар белән волейбол, баскетбол, футбол уйнарга ярата.
«Иң мөһиме — баланың күңелен кайтармау, аны физик яктан ныгырга, үзе сайлаган спорт төрендә алдынгы булырга омтылырлык итеп кызыксындыра белү. Көн саен физкультура белән шөгыльләнү укучыларның иммунитетын ныгытып кына калмый, аларны чыдам, нык итә, чыныктыра да», — дип җавап бирә тәҗрибәле укытучы, уңышларның сере турында сорагач.
Тренерның бәхете, әлбәттә, аның шәкертләрендә. Алар һәр елны үсә, яшәрә, яңа үрләр яуларга мәйданга чыгалар. Тренер абыйлары уңышка ирешүләрендә үзенең өлеше булуга шатлана һәм һәрчак киләчәккә карап эшли. Укучыларының уңышлары һәм казанышлары аның өчен иң кадерле бүләк булып тора. Шөкер, шәкертләре дә йөзенә кызыллык китерми. Район һәм республика күләмендәге ярышларда алдынгы урыннарны яулыйлар.
Инде бик күп еллар яшь хоккейчылар арасында «Алтын алка» Бөтенроссия турнирында алдынгы призлы урыннарны алып киләләр. Әле күптән түгел генә Чүпрәле районында 2013 елгы һәм аннан яшьрәк хоккейчылар арасында танылган спортчы Ильмир Хәйбуллов истәлегенә багышлап уздырылган турнирда икенче урынны яулап кайттылар.
Илдус Вәлиуллин үзе дә хоккей ярышларының берсен дә калдырмый диярлек, яшь егетләр дәрте белән уеннарда катнашып, жиңүләр яулап, районыбыз данын яклап тора.
Быелның апрелендә Кукмара шәһәрендә ветераннар һәм һәвәскәр командалар арасында (40+ яшь категориясе) Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей буенча турнир узды. Составында Илдус абый булган Кайбыч районы командасы анда өченче урынны яулады. 24 майда Апас районындагы «Алтын алка» боз сараенда район башлыгы кубогына турнир булып узды. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча, Кайбыч командасы, җиңү яулап, беренче урынны алып, ярышларның төп призын алды.
Узган гомер шул юлларда кылган эш-гамәлләр белән үлчәнәдер, минемчә. Илдус Госман улының да узган гомере үрнәк, эш-гамәлләре нәтиҗәле. Аңа авыр, җаваплы хезмәтендә уңышлар, сабырлык телибез. Һәрвакыт кояш кебек балкып, шәкертләрегезгә үрнәк булып, игелек таратып, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, гаилә җылысы, балалар, оныклар шатлыгы тоеп озын-озак гомер кичерергә язсын сезгә. Шәкертләрегез сезне һәрвакыт уңышлары белән сөендереп кенә торсыннар. Сезнең дәвамчыларыгыз булып, спортны яратып яшәсеннәр, яңадан-яңа үрләр яуласыннар иде дигән теләктә калабыз.
Гөлназ Сөнгатуллина, спорт мәктәбе хезмәткәрее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев