Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Һәрчак иминлек сагында

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләрен Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлый:
— Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә — гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү авыр, куркыныч, әмма игелекле эш. Сез һәрвакыт дәүләт һәм гражданнар алдында үз бурычыгызны намус белән башкарасыз. Кеше тормышы һәм язмышлары сезнең оперативлыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле.
Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда югары җаваплылык яулавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бу-рычларыгызны намус белән башкарырсыз дип ышанам. Тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итү, даими камилләшү, эшегездә югары нәтиҗәләргә ирешүегезне, ветераннарга тыныч картлык, матур көннәр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев