Хезмәт килешүе төземәгән булсалар, кайбычлыларга кая мөрәҗәгать итәргә
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтеп узганча, хезмәт кодексында билгеләнгән гомуми кагыйдәләр буенча эшкә урнашучылар белән хезмәт килешүе төзелергә тиеш. Ә сезнең кулда андый килешү бармы?
Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли. Бу комиссиянең төп максаты - "соры" хезмәт базарын бетерү буенча эшчәнлек алып бару. Татарстан Республикасында бюджеттан тыш икътисад секторында эшләүченең минималь хезмәт хакы 6420 сумнан да ким түгел. Ә республикадагы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләргә ул "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы федераль закон нигезендә билгеләнә һәм эш вакыты нормасын тулысынча үтәгәндә хәзерге вакытта аена 5554 сум (2015 елның 1 гыйнварыннан 5965 сум) тәшкил итә. Әгәр дә сезне закон кушканча эшкә алмыйлар икән, бу хакта "кайнар линия" телефоннарына 2-11-04, 2-11-05, 2-14-29 шалтыратыгыз. Ведомствоара комиссиядә дә сезнең мөрәҗәгатьләр каралачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев