15 февральдә хәрби бурычын илебездән читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.
Әлеге көн уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөрәҗәгать белән чыкты:
«Төрле хәрби низагларны хәл итүдә катнашучыларның кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып, интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Әлеге сугышлар һәм низаглар йөз меңләгән кешенең тормышына тәэсир итте, күпләр өйләренә, гаиләләренә, аналары, хатыннары, кәләшләре янына кайта алмады. Шуның дүртесе безнең Кайбыч төбәгеннән. Алар, хәрби антны намус белән үтәп, үзләрен корбан итте. Бу көнне без исән-имин туган якка әйләнеп кайткан әфганчыларга рәхмәт хисләрен белдерәбез. Әфганстан, Чечня, Төньяк Кавказда һәм башка локаль бәрелешләрдә сез үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны ахыргача тугрылык белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Хәлиткеч сугышларда батырлык үрнәге, рухи ныклык күрсәттегез, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үз өлешегезне кертәсез. Барлык сугышчы-интернационалистларга, аларның гаиләләренә һәм якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».
Нет комментариев