Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә хокукый ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?
13 майда, хәрби хезмәткә чакырылган вакытта егетләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, "кайнар линия" телефоны эшли башлады.
Әлеге телефоннарга шалтыратып, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты вәкилләреннән кирәкле мәгълүмат, төрле бәхәсле очракларда ярдәм алырга мөмкин.
Телефоннар: 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-89-15, 8 (843) 236-40-62. Иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев