Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Хәтер маршы – 2017" Кайбыч аша үтте

Республика районнарында хәрби-патриотик, "Яшь армиячеләр" хәрәкәтен активлаштыру, агитация-тәрбия эшен көчәйтү, укучылар, студентларны патриотик тәрбиягә тагын да ныграк тарту максатында, Ленинград астында Совет гаскәрләренең Любан һөҗүм операциясенең 75 еллыгы уңаеннан агымдагы елның 1-27 февраль көннәрендә республиканың "Ватан" берләшмәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә "Хәтер маршы...

Әлеге максатны тормышка ашыруны күздә тотып, 7 февральдә районга Казан шәһәреннән Андрей Мордвинов җитәкчелегендә эзтабарлар отряды килде. Башта эзтабарлар Олы Кайбычтагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләргә виноклар салдылар. Алар ике төркемгә бүленеп районыбызның Федоровское, Кошман, Олы Кайбыч, Чүти, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье мәктәпләрендә укучылар белән очрашты. Эзтабарлар укучыларга үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, сугыш чорында фронттагы хат ташучылар хезмәтен гәүдәләндергән "Адресатына барып җитмәгән хатлар" дип исемләнгән күренеш сәхнәләштереп күрсәттеләр үзләзре белән алып килгән экспонатлар белән таныштырдылар. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хәтер маршы – 2017" Кайбыч аша үтте