Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әниләре өчен җылы очрашу узды

Инвалидлар ункөнлеге физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әниләре өчен үткәрелгән бәйрәм белән төгәлләнде. Ул кафеда мул табыннар артында җыр-бию, уеннар һәм бүләкләр белән үтте.

Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле булган 52 бала бар. Аларның барысы да бәйрәмгә килә алмады, билгеле. Килә алганнары әниләре янәшәсендә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләү чыгышында әлеге балаларның да, әниләренең дә көчле рухлы булулары, авырлыклар алдында югалып калмаулары белән үрнәк булуларын әйтеп үтте.

— Бүген сезне шушы матур, иркен залда күрүемә шатмын. Мондый бәйрәмдә беренче генә күрешүебез түгел. Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә, инвалидлар ункөнлеген төгәлләп, һәр елны менә шундый очрашулар үткәрәбез. Алар сезгә дә, безгә дә кирәк, файдалы дип уйлыйм, — диде Фәния Фәритовна. — Вакыт һәм җай табып, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Мондый чара безне тагын да берләштерә, сез бер-берегез белән аралашасыз, балаларыгызның тагын да үсүенә, уңышларына куанасыз. Сезгә күңел көрлеге, нык булуыгызны, бирешмәвегезне телим. Беркемгә дә сер түгел, тормыш шома гына бармый, кемгәдер ул җиңелрәк сынаулар әзерләсә, кайберәүләрнең иңнәренә авырраклары төшә. Аларны лаеклы үтүегезне, балаларыгызның авырмавын, уңышлары белән сөендерүләрен, аяз күк йөзе телим.

Фәния Петухова әлеге зур бәйрәмне оештырып йөрүче — «Салават күпере» спорт комплексы мөдире, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиевага рәхмәтен белдерде. Ул спонсорларын да, бәйрәмне оештырырга вакытын да тапкан. Аңа ярдәм иткән хезмәттәшләре, әниләргә һәм балаларга шалтыратып, һәрберсен бәйрәмгә чакырган социаль яклау бүлеге белгечләре, кафе хуҗалары Илсөя һәм Равил Җәләлиевларга һәм спонсорларга да ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.

Казан шәһәреннән кайткан талантлы җырчы һәм алып баручы Дамир Зиннәтуллин җырлап кына калмады, «Көйне таны», «Тартма эчендәге әйбернең нәрсә икәнлеген бел», «Үзеңә иптәш тап» кебек уеннар да уйнатты. Бәйрәмгә оста аниматорлар — Фуфа белән Пуфаның да килүе нур өстенә нур булды. Зал балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Онытылып китеп уйнадылар, кызыклы конкурсларда катнашып, иң җитезләр һәм осталар бүләк алды. Арада иң өлгере Кече Мәмедән килгән җиде яшьлек Елена булгандыр, мөгаен. Ул киләсе елга мәктәпкә укырга барачак. Аралашучан, шаян бу кыз җырларга һәм биергә ярата икән.

— Кызым өчен аның белән бергә үзем дә сөенеп утырам. Мондый бәйрәмгә өч-дүрт ел рәттән киләбез. Бу көнне ул сагынып көтеп ала. Чакыру кабул иткәч, шатланып туя алмый, көннәрне, сәгатьләрне саный башлый. Без, әниләр өчен дә, күңелле һәм файдалы ял бу. Беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торабыз. Мондый бәйрәм оештыру өчен зур тырышлык һәм күп көч сорала. Оештыручыларга рәхмәтебез зур, — диде Марина Карпова.

Җәмилә Сагиеваның мөрәҗәгатен кабул итеп, бәйрәмне үткәрүдә «Август Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов, шәхси эшмәкәрләр — Олы Кайбычтан Рамилә һәм Фирзәр Миңнуллиннар, Фәнис Камалиев, Назлым һәм Илшат Шакировлар, Илсөя һәм Равил Җәләлиевлар спонсорлык ярдәме күрсәткән. Барлык балаларга да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тәм-томнар тутырылган пакетлар таратылды.

— Бүгенге күңелле, матур бәйрәм безгә шундый ошады. Чын күңелдән рәхмәт сезгә! Әниләребез һәм әбиләребезгә дә рәхмәт яусын. Аларны үтеп киткән Әниләр көне белән котлыйм, — диде Мәлки авылыннан килгән Камил Эрджанов.

Өч сәгатькә якын дәвам иткән очрашуда яңгыраган рәхмәт сүзләренең исәбе булмагандыр, мөгаен. Гади генә шул сүз дөньяны ямьгә төрә дә күпме җылылык бирә. Ешрак әйтеп, рәхмәтле булып яшәсәк иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев