Җиңү бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләре
Бөек Җиңү көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, Кайбыч халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле якташларым! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән илебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәб рик итәм. Җиңү көнен – 9 Майны иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның тәмамлануын бәйрәм итү белән генә бәйләп карамыйбыз, хәзер ул күпмилләтле халкыбыз ның ныклыгы, каһарманлыгы символына әверелде. Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: дистә миллионнарча кеше һәлак булды, меңнәрчә шәһәр һәм авыл янып көлгә әйләнде, завод-фабрикалар җимерелде, мәдәният һәйкәлләре юкка чыгарылды. Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше дошманга каршы сугышка китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайт мады. Безнең Кайбыч районыннан сугышка ун меңнән артык кеше китә. Аларның да яртысына туган якларына яңадан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бүгенге көндә районыбыз да ун Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның берсе блокадалы Ленинградта камалышта калган ветеран. Ирләре сугышта яки аннан кайткач һәлак булган 51 тол хатын исәп ләнә. Аларның тормыш шартларын яхшырту – иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Дәүләт программасы ярдәме белән барсының да торак шартлары яхшыртылды. Тылда Бөек Җиңүне якынайткан 179 тыл хезмәтчәне яши. Без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Бүген без туган илебез азатлыгын саклап аяусыз көрәшкән фронтовиклар, колхоз кырларында Җиңүгә лаеклы өлеш керткән тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт хисләре, олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ни кызганыч, вакыт бернигә карамыйча уза һәм ул тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләр саны кими бара. Узган ел 9 Майны уналты сугыш ветераны белән каршы алсак, быел аларның саны, алда әйтелгәнчә, унау гына. Мөхтәрәм ветераннар, чын йөрәктән сезгә озын гомер, бәхет һәм иминлек телим!
Хәзерге көннәрдә бабаларыбызның каһарманлыгын мирас итеп алган Кораллы Көчләребез Ватан чикләрендә акылсыз, агрессияле гамәлләргә һәм халыкара террорчылыкка нәтиҗәле каршы тора. Кайбыч егетләре дә Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үти. Тыныч хезмәт, балаларның бәхетле киләчәге ышанычлы сак ланырга тиеш! Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас! Дәһшәтле сугышта җиңү яулаган каһарман халыкка мәңгелек дан!
Илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәтле, уңышлы хезмәт, шатлыклы матур көннәр телим сезгә, хөрмәтле кайбычлылар! Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев