Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалакта Сабан туе гөрләде

Бәйрәм тирә-ягы агачлар белән әйләндереп алынган матур аланда үтте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Авгус- Кайбыч” җәмгыяте генераль директора Александр Иванов, авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина халыкны бәйрәм белән котлады. 

Янәшәдәге басуда ат чабышы, балалар арасында кросс, мотоблоклар, “Т-25”, “Т-16”, “ДТ-75” тракторлары узышты. 
Ат чабышында район Сабан туенда җиңү яулаган Олы Урсак егете Илһам Кәримов “Лаура” кушаматлы атта беренче килде. “Хикмәтуллин” КФХсы өчен чыгыш ясаган Николай Лебедев “Афина” кушаматлы атта – икенче, Бәрлебашыннан Ранис Әскәров “Стрела” кушаматлы атта – өченче, Урсактан Динар Вәлиев “Буян” кушаматлы атта – дүртенче килде. 

Район Сабан туенда кросс ярышларының спонсоры булган Рәшит Ярхәмов монда да кросс үткәрде. Анда кырыклап бала катнашты һәм Рәшит абыйлары аларның берсен дә бүләксез калдырмады. 

Мотоблокта, тракторларда ярышны башка Сабан туйларында күргән юк иде. Аларны Наил Галиев алып барды, абыйлы-энеле Зиннуровлар оештырды.Бу ярышта Бәрлебашыннан Илшат Рәхмәтуллин иң җитезе булды. Ябалактан Радик Хәсәнов – икенче, Бәрлебашыннан Илһам Әскәров өченче килде. Мотоблоклары ярты юлда ватылып калган Абдулхәеровлар да бүләксез калмады. 
“Т-16” тракторында Бәрлебашыннан Салават Рәхмәтуллин җиңүгә иреште. “Т-25” тракторлары арасында Кече Кайбычтан Булат Зиннуров, Айдар Галиуллин, Ирек Лотфуллин, Айрат Миңнуллин икенче-бишенче урыннарда. 

Ярышка “ДТ-75” тракторлары чыгуы сюрприз булды. Алар арасында Олы Кайбычтан Ильяс Хәмидуллин финиш сызыгын беренче булып үтте. Ябалактан Шәрәфулла Салаватов, Кече Кайбычтан Рамил Яруллин икенче-өченче урыннарны бүлеште. Ярышларда катнашучылар барысы да район башлыгы кулыннан бүләк алды. 

Мәйданда милли көрәш башланып китте. Үсмерләрдән – 13, ир-егетләрдән 7 кеше бил алышты. Үсмерләр 50 килограммга һәм 50 килограммнан артык үлчәү авырлыгында көч сынашса, ир-егетләрне үлчәү авырлыгы буенча бүлеп тормадылар. Район Сабан туе батырлары -үсмерләрдән Алмаз Закиров, ир-егетләрдән Раил Фәсхетдинов монда да үзләренең иң көчле көрәшчеләр булуын расладылар. 
Мәйданда бик күп төрле халык уеннары булды. Оештыручылар бүләкләрне мулдан әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев