Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ягу чоры саклык сорый

Хөрмәтле район халкы!

Ягу чоры башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирүче генераторлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.
Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич авызы алдына 0,5×0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын ягу чоры башланыр алдыннан утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга бер тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмас-ка киңәш итәбез.

Газ белән эшләүче мичләрне саклагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, саклагыч клапаны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Газ торбаларының ялгаган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан газ чыгарга мөмкин. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.
Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм йортыгызны янгыннан саклагыз!
Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау җиңелрәк!


Резедә Ибрагимова,
Апас һәм Кайбыч районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев