Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа уку елында уңышлар күп булсын!

1 сентябрь бәйрәменең илебездә зурлап үткәрелүе мәгарифкә һәм яшь буынны тәрбияләү эшенә ни дәрәҗәдә зур әһәмият бирелүен тагын бер кат ачык дәлилли.

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:

— 1 сентябрь бәйрәменең илебездә зурлап үткәрелүе мәгарифкә һәм яшь буынны тәрбияләү эшенә ни дәрәҗәдә зур әһәмият бирелүен тагын бер кат ачык дәлилли. Һәр елны сабыйлар бик дулкынланып мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керергә әзерләнә. Беренче кыңгырау чыңлау белән алар белем иленә сәяхәткә чыгып китә, олы тормышка илтәчәк шактый мәшәкатьле, әмма мавыктыргыч юлга аяк баса. Быелгы уку елы да чыгарылышлардан күп тырышлык һәм игътибар таләп итәчәк. Ихлас күңелемнән беренче классларга — тырыш һәм тыңлаучан булуларын, чыгарылышларга мәктәптәге соңгы елның онытылмаслык һәм уңышлы узуын телим. Барлык укучылар да тирән белемгә омтылсын. Ә сезгә, хөрмәтле укытучылар, сәламәтлек телим. Яңа уку елында уңышлар күп булсын! Һәммәгезгә дә чын күңелдән тынычлык, игелек, иминлек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев