Яшь белгечләр Кайбычны сайлый
Кайбычта максатчан юллама буенча белем алган яшь белгечләр белән традицион очрашу узды.
Түгәрәк өстәл артына җитәкчелеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, хокук саклау тармаклары вәкилләре һәм яшь белгечләр җыелды. Очрашуда әле күптән түгел генә кулларына диплом алган яшьләрнең, туып-үскән районнарына кайтып, аларның эшкә урнашуы турында сөйләштеләр.
Чарада төрле юнәлеш буенча югары белем алган 15 егет һәм кыз катнашты. Алар арасында булачак табиблар, укытучылар, юристлар, мәгълүмати иминлек, программа инженериясе, мәгълүмат системалары белгечләре, филологлар һәм педагоглар бар иде. Яшь белгечләрнең күбесе, Кайбычка кайтып, хезмәт юлын нәкъ менә биредә башларга әзер булуларын белдерде. Килешү нигезендә, алар районда өч ел эшләргә тиеш.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшьләргә, муниципалитет җитәкчесе буларак кына түгел, кайчандыр үзе дә туган ягына кайтып эшли башлаган кеше буларак мөрәҗәгать итте.
— Сез — безнең булачак хезмәттәшләребез. Югары уку йортларын тәмамладыгыз, һөнәр үзләштереп, диплом алдыгыз, хәзер тормышыгызның яңа этабы башлана, — диде ул һәм үзенең хезмәт юлы турында сөйләде: ветеринария табибыннан башлап, район җитәкчесенә кадәр күтәрелүен мисал итеп китерде һәм районда һәр яшь белгеч өчен дә карьера үсеше мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Шулай ук, максатчан килешүләр буенча йөкләмәләрне искә төшереп, алган белемнәрне туган як файдасына кулланырга чакырды.
Максатчан юллама белән югары белем алып, Кайбычка эшкә кайтучы яшь белгечләр саны елдан-ел арта. Әгәр 2023 елда районга 10 чыгарылыш студенты кайткан булса, 2024 елда инде 11 яшь белгеч эшкә урнашкан, ә 2025 елда аларның саны уналтыга җиткән.
Очрашу барышында оешмалар җитәкчеләре кадрларга булган ихтыяҗ һәм яшь белгечләр өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, үзләрендәге вакансияләр турында хәбәр итеп, муниципаль хезмәтнең өстенлекләрен атады.
Үзәк больницасы баш табибы урынбасары Индира Биктаһирова медицина өлкәсендә кадрлар җитмәве һәм яшь белгечләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Яшь табиблар һәм фельдшерларның «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программаларында катнаша, торак алуга грантлар ота һәм башка социаль ярдәм чараларыннан файдалана алуларын әйтте.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова яшь педагогларга каралган ярдәм чаралары турында сөйләде. Алар арасында башлангыч түләүләр, айлык өстәмәләр, торак сертификатлары һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре бар.
Мәдәният хезмәткәрләренә күрсәтелә торган ярдәм турында мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова сөйләде.
— Мин үзем дә кайчандыр, сезнең кебек максатчан юллама буенча югары уку йортын тәмамлап, районга яшь белгеч булып кайттым һәм инде уналты елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт итәм. Яшьләрне Кайбычка кайтырга чакырам — без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, — дип билгеләп үтте ул.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Сәвия Тимершина социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәмен рәсмиләштерү мөмкинлекләре турында сөйләде.
«Россия эше» кадрлар үзәгенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Эльвира Камалиева барлык актуаль вакансияләрнең «Россия эше» порталында урнаштырылуын искәртте һәм үзәк белгечләренең эш сайларга һәм кирәкле документларны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәген әйтте.
Полиция бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Радик Хәялиев чыгарылыш студентларын эчке эшләр органнарына эшкә чакырды.
Очрашу ачыктан-ачык фикер алышу белән дәвам итте. Яшь белгечләрнең һәрберсе, үзләре белән таныштырды. Киләчәккә планнары белән уртаклашып, максатчан белем алу мөмкинлеге тудырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.
Казан федераль университетының политология факультетын тәмамлаган Олы Кайбыч авылы кызы Камилә Гыйниятуллина хезмәт юлын туып-үскән районында, район администрациясендә башларга ниятләвен әйтте.
Иске Чәчкаб авылы егете Ильвир Ибраһимов та Казан федераль университетында «Мәгълүмати иминлек» юнәлеше буенча белем алган. Ул да, Кайбычка кайтып, администрациядә эшләргә теләвен белдерде.
Федоровскоедан Кирилл Макаров та туган авылына кайтырга җыена.
— Миңа да КФУда белем алу бәхете елмайды. «Педагогик белем: география һәм экология» юнәлеше буенча укыдым. Үзем тәмамлаган мәктәпкә эшкә урнашырга һәм районыбызда мәгарифне үстерүгә үз өлешемне кертергә телим, — диде ул.
Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәр яшь белгеч белән эшне шәхси тәртиптә дәвам итәчәкләрен әйтте. Аларга туры килгән эш урыннары тәкъдим ителәчәк, дәүләт ярдәме программалары белән таныштырачаклар һәм эшкә урнашу барышында һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк.
Кайбычта югары белемле яшь белгечләргә ихтыяҗ зур. Алар өчен уңайлы хезмәт шартлары, һөнәри үсеш мөмкинлекләре һәм туган җирдә лаеклы тормыш алып бару мөмкинлеге тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев