Яшь кайбычлылар кулларына паспорт алды
Укучылар көтеп алган әлеге шатлыклы вакыйга Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәмнәренә туры китереп оештырылды.
Паспорт тапшыру тантанасы әлеге даталар уңаеннан үткәрелгән концерт барышында, мәдәният йортында узды.
Бу чарага төрле авылларда яшәүче 31 укучы килде. Шәхесләрен раслаучы төп документны аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев