Язгы ташулар якынлаша
Быел кар күп, шуңа да халык су басмасын дип борчыла.
Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә, йорт нигезләрен чистарта.
Республика Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре фаразлавынча, районның унга якын торак пункты су басу куркынычы югары булган зонага керә. Алар арасында Чүти, Турминский, Кушкүл, Мәлки, Борындык, Федоровское, Бәли авыллары бар. Авыл җирлекләре башлыклары су башняларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, чишмәләргә кар сулары төшмәслек итеп тирәсен чистартуны оештырырга бурычлы. Боз тыгылмасын өчен, елгаларны куаклардан чистарту мөһим. Бу эш узган елда Борындык авылында башкарылды. Алга таба Федоровское авылында Бәрле елгасы ярларындагы агачларны кисү бурычы тора.
Язгы ташуга бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатында, район башкарма комитеты каршында махсус комиссия эшли. Узган атнаның җомгасында бу комиссиянең ташкыннарга юл куймауга багышланган утырышы узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, прокурор Игорь Осипов, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашында үткән бу чарада районны язгы ташу чорына әзерләү, ташкыннарның тискәре күренешләре нәтиҗәләрен киметү һәм 2026 елда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сүз барды.
Утырышта комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады:
— Кайбыч — елга-күлләргә бай район. Шуңа да язгы ташкыннар алдыннан аларның барысы да ныклы контрольгә алынырга тиеш. Төп максат — авылларны, башка мөһим объектларны су басуга юл куймау. Район язгы ташуларга әзер булса да, саклык чараларын алдан күрергә кирәк. Су басу куркынычы аеруча зур булган авылларда яшәүчеләр, үткән еллардагы кебек, барысына да әзер булып торсын иде. Терлекчелек биналары, ашлык, минераль ашламалар сакланучы складларны да су басудан саклау мөһим, — диде Алексей Николаевич. — Юл астындагы торбаларны кардан чистарту — нәтиҗәлелеккә илтүче юл. Кайбыч юл төзү-ремонтлау участогы бу эшкә кереште инде. Зур чыгымнар тотып салынган юлларны сак­лау — барыбызның да уртак бурычы. Шәхси йортлар, социаль объектлар тирәсендәге карларны чис­тарту зарур. Су нигезгә китмәсен өчен, өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү өчен урын әзерләргә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга кирәк. Ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, өлкән яшьтәге әби-бабайлар игътибардан читтә калмасын. Учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә эш урынындагы биналарның түбәсен, тирә-юнен кардан чистарттыру мөһим.
Прокурор Игорь Осипов та язгы ташу чорына әзерлек чаралары турында сөйләде. Бу мөһим эш район прокуратурасы контролендә булачагына басым ясады.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
— Язгы ташулар башланганчы, нинди чаралар үткәрелергә тиешлеге турында халыкка җиткерергә кирәк. Быел кар күп, алдан ук чарасын күрмәсәң, су басуын көт тә тор. Иң мөһиме, авылларда шактый чыгымнар тотып салынган вакташ юлларны сакларга кирәк. Язгы чорда авыллар эченә йөк автомобильләрен, авыл хуҗалыгы техникасын кертү тыела. Моны авыл җирлекләре башлыклары контрольгә алырга тиеш. Кыскасы, райондагы барлык структуралар язгы ташуга әзер булырга тиеш.
Кайбыч янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов янгыннар куркынычы чоры башлануын искәртте. Чөнки йорт тирәләрен җыештырганда, көздән калган коры үләнне, яфракларны яндыручылар бар. Моның өчен штрафлар да каралган.
Олы Кайбычтагы Бәрле елгасы янында ауган карт талны кисү мәсьәләсе дә күтәрелде. Елгага аркылы ауган бу агач боз тыгылуга сәбәпче булырга мөмкин.
Комиссия утырышы барышында Альберт Рәхмәтуллин оешма- учреждениеләр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына бурычлар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев